Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаҗигаләрнең сәбәбе дөнья пәрәвезенә дә бәйле

Интернет - начар "әти-әниме"? Белгечләр соңгы вакытта ил мәктәпләрендә булган фаҗигаләрнең сәбәбен дөнья пәрәвезенә дә бәйле дип аңлата. Депутат Виталий Милонов Дәүләт Думасына социаль челтәрләргә паспорт аша теркәлү турында закон проектын тәкъдим иткән. Проект кабул ителгән очракта, балигъ булмаганнарга әти-әниләрнең ризалыгы кирәк булачак. Компьютерда көннәр буе утырган бала үзенең корбанга...

Интернет - начар "әти-әниме"? Белгечләр соңгы вакытта ил мәктәпләрендә булган фаҗигаләрнең сәбәбен дөнья пәрәвезенә дә бәйле дип аңлата. Депутат Виталий Милонов Дәүләт Думасына социаль челтәрләргә паспорт аша теркәлү турында закон проектын тәкъдим иткән. Проект кабул ителгән очракта, балигъ булмаганнарга әти-әниләрнең ризалыгы кирәк булачак.

Компьютерда көннәр буе утырган бала үзенең корбанга әйләнүен сизми дә калырга мөм­кин. Татарстан прокура­турасы­ның балигъ булмаганнар һәм үс­мерләр буенча законнар үтәле­шенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов җыелышта законсыз материаллар системасының контрольдә тотылуын җиткерде. "Бүген социаль челтәрдә наркотикларга кагылышлы - 4 мең 815 бит, үз-үзенә кул салу очраклары буенча - 3 меңнән артык һәм балалар порнографиясенә бәйле 1 мең 498 бит ябылды. Былтыр социаль челтәрләрдә шау-шу кү­тәргән "үлем төркемнәре" юкка чыгарылды. Әмма кызганыч, оештыручылар билгеле түгел, җәзасын алмады. Минемчә, алар яңа төркемнәр булдыргандыр. Әлеге юнәлештә дә эшне дәвам итте­рәчәкбез", - диде Ибра­һимов.

Татарстан элемтә министры урынбасары Дмитрий Вандюков бүген мәгълүмат куркынычсызлыгына кагылышлы чаралар җитәрлек дип саный. Куркыныч сайтлар үзеннән-үзе реестрга эләгә дип аңлатты ул. Начар мәгъ­лүматлар турындагы сайтларга күзәтү ясала. Өч бала атасы әти-әниләргә интернетта ба­ла­лары­ның нинди сайтларда утыруын күзәтергә киңәш итә.

Мәктәп белән әти-әниләрнең һаман да уртак фикергә килгәне юк. Әти-әниләр укытучыга ышанмый, ә педагоглар аларны балаларын дөрес тәрбияләмәүдә гаепли. Балалары дәрестә тыңла­магач, кайбер укытучылар алар­ның кыланмышын видеога төшереп, "ватсап"тагы төркем­нәргә җибәрә икән. Билгеле, бу әти-әниләргә ошамый. Республикада бала хо­кук­ларын яклау аппаратының бү­лек җитәкчесе Эльвира Сафина мондый очракларны законсыз дип атады. Моның өчен әти-әни­ләрнең рөхсәте кирәк. Борчыган сораулар буенча 88002000122 номеры аша - "Ышаныч теле­фо­ны"на, 88002500015 номеры бе­лән "Дети-онлайн" хезмәтенә мө­рә­җәгать итәргә мөмкин.

Интернет-бәйлелектән ничек коткарырга?

1. Башта үзегез үрнәк булыгыз.
2. Баланың компьютерга бәйле булмаган шөгыльләре булсын
3. Баланың дуслар белән аралашуын хуплагыз
4. Интернетка керү өчен башта эш күрсәтсеннәр
5. Нинди уеннар уйнаганын карагыз
6. Күзәтү өчен махсус программа, фильтр куйдырыгыз

("Ватаным Татарстан", /№ 11, 26.01.2018/)

Тулысы белән укыр өчен чыганак:

http://vatantat.ru/index.php?pg=170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев