Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаил Сәфәров– “Сандугач” җиңүчесе

Йолдызчыкларыбыз-җырчы егетләребез тик тормый: нинди бәйге бар, шунда катнашып үзләрен сынап карыйлар һәм җиңәләр. Март ае Фаил Сәфәров һәм аның гаиләсе өчен уңышлы булды. Фаил башкалада узган вокалистларның "Сандугач-Соловей" халыкара конкурсында катнашып, "Эстрада җыры" номинациясендә II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Өйрәтүче-җитәкчесе, барысы артыннан йөгереп йөрүче әтисе Фидаил Сәфәров исә бәйгенең...

Йолдызчыкларыбыз-җырчы егетләребез тик тормый: нинди бәйге бар, шунда катнашып үзләрен сынап карыйлар һәм җиңәләр.

Март ае Фаил Сәфәров һәм аның гаиләсе өчен уңышлы булды. Фаил башкалада узган вокалистларның "Сандугач-Соловей" халыкара конкурсында катнашып, "Эстрада җыры" номинациясендә II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Өйрәтүче-җитәкчесе, барысы артыннан йөгереп йөрүче әтисе Фидаил Сәфәров исә бәйгенең "Рәхмәт хаты"на лаек булды. Әнисе Лилиянең дә бу җиңүдә өлеше зур, җырларга өйрәтүчесе, киңәш бирүчесе -ул.

Җиңүегез белән котлыйбыз! Яңа үрләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев