Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаррахов: яңа локдаун икътисад һәм халык өчен катастрофа булачак

Катгый чикләүләрне булдырмас өчен, табибларның антиковид тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыклады депутат

Илдә коронавирус чикләүләрен кабатлау чын икътисади катастрофага әйләнәчәк. Яңа милли локдаунны булдырмас өчен, табибларның киңәшләрен тайпылышсыз үтәргә: битлек кияргә, дистанцияне үтәргә, кулларны юарга һәм социаль элемтәләрнең санын киметергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә һәм дөньяда коронавирус белән яңа зарарлану санының шактый артуы күзәтелә. Әмма бу эпидемиянең икенче дулкыны түгел, ә бары тик беренчесенең дәвамы гына.

"Бу, мөгаен, җәй көне имин үтеп тә, тагын да арта башлаган авыруның беренче пигы", — дип ассызыклады парламентарий.

Ул соңгы айларда медиклар вируска каршы нәтиҗәле көрәшергә өйрәнде, дип өстәде. Әлегә бөтен гомернең «туңуы» турында, узган яздагы кебек, әйтеп тә торасы юк.

"Чөнки локдаунның икътисади нәтиҗәләре аерым граждан өчен дә (хезмәт хакын түләмәү рәвешендә), барлык дәүләтләрнең икътисады өчен дә катастрофик", - дип билгеләп үтте Фәррахов.

Аның сүзләренә караганда, куркыныч язгы сценарийны булдырмау мөмкинлеге кешеләр тарафыннан табибларның гади киңәшләрен үтәүгә турыдан-туры бәйле.

"Локдауны кертү мөмкинлеге койка фондының тулылыгына бәйле. Ә зарарланган, шул исәптән авыр кешеләрнең күпме булуы безнең үзебездән, һәрберебездән тора инде. Нәкъ менә шуңа күрә медикларның антиковидлы барлык киңәшләрен үтәү мөһим. Ахыр чиктә безнең гомуми икътисади иминлек шуңа бәйле", - дип нәтиҗә ясады Айрат Фәррахов.

Чыганак : https://www.tatar-inform.ru/news/business/27-10-2020/farrahov-novyy-lokdaun-stanet-katastrofoy-dlya-ekonomiki-i-naseleniya-5781175

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев