Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фарсель Зыятдинов: “Сабагы корыган бәрәңгене җир астында тотудан файда юк”

Әле көннәр җәй эссесе белән кыздырып, быел җәйгә көз хуҗа дисәләр дә, кайбер хуҗалыклар инде бәрәңге алу эшенә кереште. Дөрес, соңгы елларда августтан калган юк инде үзе. 30 август - Республика көненә берничә көн рәттән ял бирәләр дә, уллары-кызлары кайткач, авыл халкы дәррәү бакчага чыга. Әби-бабайлар элек икенче икмәк урагына...

Әле көннәр җәй эссесе белән кыздырып, быел җәйгә көз хуҗа дисәләр дә, кайбер хуҗалыклар инде бәрәңге алу эшенә кереште. Дөрес, соңгы елларда августтан калган юк инде үзе. 30 август - Республика көненә берничә көн рәттән ял бирәләр дә, уллары-кызлары кайткач, авыл халкы дәррәү бакчага чыга. Әби-бабайлар элек икенче икмәк урагына сентябрь азагында гына төшсә, галимнәр хәзер бәрәңгенең иртә өлгерүен алга сөрә.

"Бәрәңге сабаклары корыды" дип шалтыраталар

Быел җәй башында яуган яңгырларга куанып, авылдашлар, "бәрәңге елы" юрап куйган иде. Чыннан да бәрәңгегә әйбәт ел килдеме? Быелгы һава шартларына бәйле рәвештә, икенче икмәкнең хәле ничек? Алыргамы? Үстерергәме? Бу хакта белешү өчен "Татар-информ" хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать итте.

-Күпләр шалтырата инде безгә. Чөнки күпчелек хуҗалыкның бәрәңге сабагы корып беткән. Бу - фитофтора белән зарарлану дигән сүз. Сабак корып беткәч, ике-өч атнадан бәрәңгене алырга мөмкин. Яңгырлар яуганда фитофтора споралары үрчү өчен шартлар әйбәт булды. Хәзер инде көннәр кояшлы, куркыныч түгел. Мондый һава торышында бәрәңгенең нәкъ үсә торган вакыты. Әмма аңа дым җитми. Безгә дә шалтыратып сорыйлар, су сибикме икән дип. Һич тә ярамый. Яфрагы фитофтора белән зарарланган булса, дым аңа файдага түгел, киресенчә тәэсир итә.

Фитофторага каршы эшкәртергә соң түгел

Бәрәңге игә торган зур хуҗалыкларга болай дияр идем. Әгәр сабак-яфраклар әле көймәгән, корымаган икән, аларга фитофторага каршы яңгыр юдырмый торган препаратлар сибәргә була. "Ридомил Голд", "Ширлан" шундыйлардан. Аннары су сибеп алырга кирәк. Һава торышы никадәр генә матур торса да, дым булмаса, бәрәңге үсми инде ул. Бәрәңге үскәндә дым кирәк. Элегрәк яуган яңгырлар бәрәңгегә аның кадәр үк кирәк тә түгел иде. Август - бәрәңгенең чын үсә торган вакыты.

Бәрәңгенең сабагын чапкач, ике атна көтегез

Фәния ханым сүзләренчә, шулай да ай буе яуган яңгырларның файдасы булмады дип тә әйтеп булмый. Бәрәңге сабаклары гөрләп үсте. Әмма фитофторага каршы эшкәртмәгән хуҗалык бәрәңгедән мул уңыш ала алмый инде.

Бәрәңге сабаклары ямь-яшел көе утырса нишләргә соң?

Әгәр фитофтора белән зарарланган икән, авыру яшел сабактан да бәрәңгегә күчә ала, чөнки аның кабыгы ныгымаган була. Көрәк, сәнәк кискән бәрәңге фитофтораны губка кебек җыя. Мондый бәрәңге бер базны черетергә мөмкин.

Бәрәңгене кайчан алырга соң? Фәния Җамалиева белдергәнчә, сабакны чапканнан соң ике атна көтәргә кирәк. Аның үзе каралып кибеп беткәнне дә көтәргә була. Әмма рәсми кануннар буенча, сабактан төшкән авыру бәрәңгене дә зарарлый.

Көннәр яңгырга китсә, авыру мизгел эчендә тарала. Әмма әле августта эссе көнншр көтелә, шуңа күрә ул тарала дип куркасы юк. Бәрәңге инде өлгергән, кабыгы уылмый, ныгыган. Аны бүген үк тә алырга була. Әмма иң яхшысы - өстен алганнан соң атна-ун көн җилләтү. Әгәр бәрәңге вак икән, яфраклар яшел булса, бәрәңгеен ике атна үстерергә була.

"Сабагы корый икән, бәрәңге үсми"

Дәүләт белгеченең сүзләрен танылган халык бакчачысы Фарсель Зыятдинов та раслады.

-Табигать законнары буенча бәрәңге алу вакыты җитте, - ди ул. - Биологик яктан да, каледарь яктан да. Гадәттә, бәрәңгене 10-15 сентябрь арасында ала идек. Быел да ул шул вакытка туры килер. Чөнки сабагы корый икән, бәрәңге үсми инде ул. Аның хәзер авыруы гына таралырга мөмкин. Яңгыр явып китсә, яфракларындагы авыру споралары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк керергә мөмкин. Озак тотуның фадасы юк, корыда алып куйсаң, яхшы инде. Саплары яшел булу, бәрәңге үсә дигән сүз түгел. Очлары аз гына саргайса да, аның үсеше туктала. Бары тик бәрәңгенең тышы гына ныгый.

Быел бәрәңге елы дип әйтмәс идем. Узган елгы кебек шартлар эләкмәде икенче икмәккә. Яңгырларның зыяны булды. Авыру таралды. Яңгыр өстенә, быел бит гомердә булмаганны эссе көнне дә чык төште. Шул фитофтороза авыруына китерде. Җәй башында яуган яңгырлар файдалы булды, җирдә дым җитәрлек иде, аннары артыкка китте.

Фарсель абый сүзләренчә, Татарстанда инде май аенда утырткан бәрәңге өлгерде. Ә менә июнь башында утыртучылар ашыкмасын. Чөнки аның кабыгы формалашып җитмәгән әле. Ә кабыгы ныгымаган бәрәңге начаррак саклана.

- Билгеле, саклауга салганчы бераз җилләтергә кирәк башта. Кояшта озак тотарга кирәк түгел. Аннан соң туры кояш нурлары төшми торган, күләгәле урында атна-ун көн җилләтегез. Әз генә фитофтороза билгесе күрсәгез дә, саклауга куя күрмәгез. Чөнки базда анңый бәрәңгегә черү өчен шартлар менә дигән. Дымлы урында базы белән череп бетәргә мөмкин.

Баздагы һава температурасына килгәндә...

Базда һава циркуляциясе йөрсә әйбәт. Күпчелек кешедә бар инде ул, баздан бер торба чыгарып калдыру гадәте. Термометр да куярга мөмкин. Базда +1...+4 градус иң оптималь температура санала, - ди Фарсель абый.

"Үссен әле, иртәрәк..."

Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар Апас районының Дәвеш авылында 8 гектар җирдә бәрәңге үстерә.

-Әле яшь бәрәңге казып алып, яңа уңыш дип кенә сатабыз, - ди Наилә ханым. - Бакчасы белән казып алып, саклауга куярга ашыкмыйбыз. Дөрес, бәрәңге инде өлгереп җитте. Шулай да, кабыкның ныгуын тагын азрак көтеп торсак, зыяны булмас. Быелгы яңгырлар бәрәңгегә ике төрле тәэсир итте. Беренчедән, ул эре булды, әмма шул ук яңгыр аркасында күп төрле авырулар да рәхәтләнеп таралды. Фитофтороз, ризоктониоз (яфраклары бөтерелеп килә, бәрәңге кутырлана) һәм антракноз (сабак шиңү). Бәрәңге бу авыруларга каршы эшкәртелмәгән икән, аның сабаклары инде көеп бетте яки көю алдында. Безнеке дә шулай. Инде мәйданның яртысы саргайды. Яртысы әле яшел тора. Әмма фитофторага дучар булган бәрәңге озак сакланмый. Моны мин күпьеллык тәҗрибәләрдән чыгып әйтәм. Андый бәрәңгене базга салмау хәерлерәк.

Әхмәдиевлар быел "Гала" сортлы бәрәңге утырткан. Уңыш бик әйбәт, диләр. Бер төптән 25-27 данә бәрәңге чыга. Вагы юк диярлек. -Үзебез август ахырларында алырбыз дип торабыз. Әмма саклауга куяр өчен алырга иртәрәк әле, әзрәк үссә дә була, - ди Наилә Әхмәдиева.

Саклауга кую буенча Фәния Җамалиевадан тагын ике киңәш:

Бәрәңгенең нинди сортларын саклауга куярга була?


- Безнең "отечественный" сортлар ни дисәң дә яхшырак саклана. Ә менә чит илдән кергәннәре нәзберек. Аларга вентиляция кирәк. Баз яки подвал коры булырга тиеш. Бәрәңге 3 градус җылыда яхшы саклана.


- Орлык бәрәңгесен ничә ел саен алыштырып торырга кирәк?


- 2-3 чиләкне ел саен алыштырып торсаң ярый. Бер бакчага берничә төрле сорт утыртыгыз. Әмма аларны бергә кушмагыз, кишәрлекләрне аерып куегыз.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев