Әтнә таңы

Фашистларга каршы сугышта Әтнә легионерлары

Бүген Хәтер һәм кайгы көне Бөек Ватан сугышы елларында фашистик Германия ягында 800 меңнән 1200 меңгә якын әсирлеккә төшкән сугышчы катнашкан дип санала.Бу теманы бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән КДУ профессоры Искәндәр Гыйлаҗов исәпләвенчә әсирлеккә 6 млн. совет сугышчысы эләккән. Шуның 3 млн. ы 1943 елга кадәр ачлыктан үлгән, чөнки немецлар...

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

Бөек Ватан сугышы елларында фашистик Германия ягында 800 меңнән 1200 меңгә якын әсирлеккә төшкән сугышчы катнашкан дип санала.Бу теманы бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән КДУ профессоры Искәндәр Гыйлаҗов исәпләвенчә әсирлеккә 6 млн. совет сугышчысы эләккән. Шуның

3 млн. ы 1943 елга кадәр ачлыктан үлгән, чөнки немецлар әсирләрнең саны шулкадәр зур булыр дип уйламаганнар да һәм азык базасын да әзерләмәгәннәр.

Иң мөһиме тагын шунда: СССР хәрби әсирләр турындагы 1929 елгы Женева конвенциясен ратификацияләмәгән булган һәм шул сәбәпле Халыкара Кызыл Хаҗ комитеты фашистик Германия алдына әсирләрне алышу һәм аларга азык-төлек белән ярдәм итү мәсьәләсен куя алмаган.

Шул ук вакытта, 1941 елның 16 августында, Сталин имзасы белән 270 санлы приказ чыга. (Ул приказ 50 елга якын сер булып саклана, фәкать 1988 елда гына матбугатта басыла). Анда әсирлеккә төшкән легионерлар һәм политработниклар дезертир итеп каралулары һәм аларның гаиләләре сөргенгә җибәрелергә тиеш булулары турында кисәтелгән булган. Август башында Сталин "безнең хәрби әсирләребез юк, ватанга хыянәт итүчеләр генә бар" дип әйткән булган. Кыскасы, Сталин бу сүзләре белән хәрби әсирләрне бик тә авыр хәлгә куя. Шулардан файдаланып, Гитлер безнең хәрби әсирләр белән ничек тели шулай кылана башлый.

Ул гына да түгел. Әсирләрне Совет гаскәрләренә, партизаннарга каршы көрәштә файдалану юлларын да эзли.Әсирләрдән торган легионнар төзи.

Мәсәлән, 1941 елның ноябрь аенда "Төркмәнстан" легионы (Урта Азия республикалары сугышчылары составында), декабрь аенда "Әзербайҗан" һәм "Төньяк Кавказ" легионнары, грузиннардан гына торган "Тамара" отряды, ә инде 1939 елда ук украиннардан торган Степан Бандера җитәкчелегендә 3 поход группасы (40 мең сугышчы составында) оеша. Кыскасы, Германия ягында барысы 180 милли легион (196 мең кеше) һәм ике Власов, ике казах һәм өч Балтика буе дивизияләре төзелә һәм алар совет гаскәрләренә каршы сугышырга тиеш дип уйланыла.

"Көнчыгыш батальоннары" беренче чирканычны 1942 елның җәендә Кавказ өчен барган сугышларда алалар. Легионерларны фронтта "пушечное мясо" формасында куллана башлыйлар. Нәтиҗәдә, легионерлар арасында "җиңелү" теләге туа һәм алар күпләп дезертирлыкка бирелеп, кача башлыйлар. Легионерлар үзләренең кардәшләренә каршы сугышырга теләмәүләрен белдереп оешкан рәвештә Совет армиясе яки партизаннар ягына чыгалар.

Шул рәвештә "Идел-Урал" легионы да оеша Аның составында 7 батальонга бүленгән 14 мең сугышчы көрәшкән. Кызгыныч, "Идел-Урал" легионы турында сөйләргә озак вакытлар рөхсәт ителмәде. Хәзер дә бу хакта бик җәелеп искә алучылар аз. Х1 "Алтын мөнбәр" Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Денис Красильниковның "Кичерелмәгәннәр сугышы" фильмы "Тулы метражлы документаль фильм" төрендә төп бүләкне алды. Ләкин фильм җәмәгатьчелек тарафыннан төрле бәя алды: беренчеләре (алар күпчелек) аны хуплады, ә икенчеләре аны тәнкыйть утына тотырга уйладылар. Ничек кенә булмасын, күпчелек легионерлар хәбәрсез югалган булып, онытылуга, һәм хәтта еш кына нахак гаепләнүгә дучар ителгәннәр.

Шагыйрь Муса Җәлил батырлыгы турында җир шарының миллионлаган кешесе шагыйрьгә 1956 елда лаеклы рәвештә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән чакта ук булды. Ләкин узган гасырның 90 еллар уртасына кадәр Геройга куелган һәйкәл беръялгызы, башка патриотларның катнашуы турында искә алынмаган көенчә басып торды.

Беренчеләрдән булып Җәлил-Кормаш төркеме батырлыгы турында Рафаэль Мостафин язып чыкты. Аның басмалары Р.Бикмөхәммәтов, И.Зәбиров, А.Әхтәмҗан тарафыннан тагы да тулыландырылды. Нәтиҗәдә, җәзалап үтерелгән ун легионерның барьеллефы Муса Җәлил һәйкәле белән янәшә куелды.

Аларның легионнарны өйрәнү эшен документаль яктан Р.Б.Гайнетдинов "Идел-Урал" легионының 825 батальонының белорус партизаннары ягына чыгуын, И.А.Гыйлаҗев 1943 елдан 1945 елга кадәр "Идел-Урал" легионыннан гына да совет, поляк, голланд, француз партизанныры һәм Англия-Америка гаскәрләре ягына 30 меңнән артык кеше чыгуын документлар ярдәмендә исбат иттеләр. Аларның күпчелеге фашистларга каршы көрәштә актив катнашкан.

ФСБның отставкадагы полковнигы Р.Кашапов та легионерлар партизаннар ягына даими һәм күпләп чыкканнар дип раслый. Безнең байтак якташларыбыз Франция бүләкләренә ия булган. Шундыйларның берсе Әмир Үтәшевка һәм аның отрядына багышланган стенд Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей мемориалында ачылды. Легионерлар командиры өлкән лейтенант Әмир Үтәшев Ле-Пюи шәһәрен азат итү өчен барган сугышларга уңышлы җитәкчелек итүе өчен Франция армиясе капитаны дәрәҗәсенә ия булып кына калмыйча, француз Хәрби Хачы ордены белән дә бүләкләнә.

Әмир Галимҗанович Үтәшев сугыш алды елларында Арча район кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер булып эшли. Арчадан сугышка киткән Әмир Үтәшев (французлар хөрмәтләп аны "Комбатан Волонтер" дип йөртәләр), ике меңгә якын легионерларны Ватанга исән-сау кайтаруда һәм җәлилчеләр Габбас Шәрипов, Нигмат Терегулов һәм француз патриоткасы Мария Двизе белән берлектә дөнья тетрәткән "Моабит дәфтәрләре" нең беренчесен саклап туган илебезгә кайтарган шәһес.

Тагын бер легионер Рәүф Вафин турында да райондашларыма җиткерәсем килә. Рәүф Вафин 1922 елда Симетбаш авылында туа. Яшьли ятим кала. 1938 елның ноябреннән Рәүф Вафин Әтнә мәгариф бүлегендә статист булып, ә 1939 елның декабреннән "Социализм юлы" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Республикабызның "Кызыл Татарстан" газетасында стажировка үтә. 1941 елның декабрендә Рәүф Вафин армиягә алына, 147 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның 7 августында Миллерово шәһәре янында дивизия камалышта кала. Камалыштан чыкканда Рәүф Вафин 3 батальон составында әсирлеккә эләгә. 1942 елның декабрендә Едлинога күчерелә, татар легионының 3 батальоны 3 ротасында солдат итеп теркәлә. 1943 елның февралендә Берлинда татар милли комитетына чакырылып, Рәхим Саттаров һәм Абдулла Алиш тәкъдиме белән, "Идел-Урал" газетасына сәркатип-корректор итеп билгеләнә. Фәрит Солтанбеков әйтүенчә, газетада бик саклык белән генә фашистларга каршы мәкаләләр һәм шигырьләр дә басыла. Рәүф Вафин үзе дә "Әтнәле" псевдонимында газетада материаллар урнаштыра.

1945 елда Рәүф Вафин редакция әгъзалары составында Америка гаскәрләренә әсирлеккә эләгә. Репатриация буенча союзга кайтарыла. Прилуки шәһәре янында фильтрация үтә. 1948 елның 12 мартында ялган күрсәтмәләргә таянып кулга алына. 2 июньдә ул Эчке эшләр министрлыгы шифаханәсенә күчерелә. 15 июньдә ике яклы ачык формадагы туберкулёздан үлә һәм Архангель зиратында билгесез кабердә күмелә. Рашат Сәләхов язуынча (" Гасырлар авазы", 1999 ел 3-4 сан), Рәүф Вафинны сорау алу вакытларында башына капчык киертеп кыйный торган булганнар. Рәүф Вафин 1990 елның мартында реабилитацияләнә. Аның белән әсирлектә бергә булган иптәшләренең сөйләүләренә караганда, исән калган булса, Вафин легионның тарихын язар иде. Монда Рәүф Вафинның легион тарихы белән төгәл таныш булуы гына түгел, бу эшне башкарырга сәләтле булуы да күздә тотылгандыр. Газета укучыларны Рәүф Вафинның туганнары турындагы хәбәр дә кызыксындырадыр. Апасы Саймә ханым Олы Әтнәдә яшәде. Узган ел бакыйлыкка күчте.Апасының кызы Фирая Мортазина Шушмабаш урта мәктәбендә чит телләр укыта (ул камил рәвештә француз, немец, инглиз телләрен белә).

Югары Көек авылыннан танылган тарихчы, крайны өйрәнүче Габдуллаҗан Нигъмәтҗановның "Әтнә таңы" газетасының 1998 елның 6 май санында авылдашы Галимҗан Мусин турындагы язмасы басылган иде. Галимҗан Мусин 1911 елда Ю.Көек авылында туган. Ул 1941 елның мартында алты айлык хәрби курларга алынып сугыш башланганны Литваның Кретинг шәһәре янында каршылый. Ленинград фронтының 41 корпусы составында сугышканда яраланган килеш әсирлеккә төшә. Әсирлектә шагыйрь Муса Җәлил белән очраша. 1943 елның мартында "Идел-Урал" легионының 826 батальонына теркәлә. 1943 елның сентябрендә Голландиягә җибәрелә. 1945 елның 5 маенда англичаннар тарафыннан әсирлеккә алына, бер айдан совет гаскәрләренә тапшырыла. НКВД тикшерүләре үткәннән соң туган авылына кайта.

Шулай ук Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепанов эзләнүләре нәтиҗәсендә тагы дүрт якташыбыз партизаннар ягына күчеп, фашистларга каршы көрәшкәнлекләре билгеле. Менә алар: Ахмадуллин Хәбибулла, 1923 елда туган Кызыл Юл райвоенкоматы тарафыннан фронтка алынган, Франциядә, Марсель шәһәре янында партизаннар берләшмәсендә сугышкан. Сибгатов Сунгат Сибгат улы 1923 елда Олы Мәңгәр авылында туган, Франциядә партизаннар ягында сугышкан. Нигматов Гариф Гайнулла улы 1919 елда Ташчишмә авылында туган. Франциядә партизаннар отрядында сугышкан. Хөсәенов Хакимҗан Хөсәен улы 1904 елда Бактачы авылында туган. Франциядә, Бордо шәһәре янында партизаннар ягында сугышкан.

Михаил Черепановның Франция, Голландия, Италия илләре территориясендә әсирлектә булган 13 якташыбыз турында кыскача гына булса да белешмәләр бар. (Алар аерым исемлек итеп мәкәләдән соң биреләчәк).

Гомүмән, әлегә кадәр легионнардан партизаннар берләшмәләренә күчеп, фашистларга каршы сугышканнарның күбесе реабилитацияләнмәгән. Аларның бер өлеше сугыш вакытында һәлак булгандыр, тагы да күпчелеге сугыш беткәч, Союзга - туган иленә кайткач, сөргендә үлгәндер, берникадәре авыр юлларны үтеп, исән-сау туган җиренә кайтып, илебезнең халык хуҗалыгын торгызуга үзләренең соңгы көчләрен куеп эшләп, бакыйлыкка киткәндер.

Алар барысы да сәяси яктан тулысынча акланырга тиеш дип уйлыйм. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең, исәннәрнең, изге бурычы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: