Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

файдасы күп, белегез!

Уңган хуҗабикәләр нинди генә җиләктән кайнатма әзерләми. Шулкадәр күп җиләк төре арасыннан кайсысын сайлап алырга соң? Виктория җиләге. Әлеге җиләкне яратып ашау­чылар мәңге яшь булып саклана икән. Чынлап! Тәннәре җыерчыкларга, пигментацияләргә дә бирешми, ди. Виктория организмны антиоксидантларга баета, тән тиресенең матурлыгын саклый торган коллаген матдәсенең юкка чыгуына юл куймый икән....

Уңган хуҗабикәләр нинди генә җиләктән кайнатма әзерләми. Шулкадәр күп җиләк төре арасыннан кайсысын сайлап алырга соң?
Виктория җиләге. Әлеге җиләкне яратып ашау­чылар мәңге яшь булып саклана икән. Чынлап! Тәннәре җыерчыкларга, пигментацияләргә дә бирешми, ди. Виктория организмны антиоксидантларга баета, тән тиресенең матурлыгын саклый торган коллаген матдәсенең юкка чыгуына юл куймый икән. Шулай ук, виктория җиләген яратып ашаучылар йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына бирешми. Ишемия, гипертония ише сүзләрне аларга ишетергә дә туры килми икән.

Чия. Бу хуш исле җиләк составында яман шешкә каршы көрәшүче матдәләр бар. Шулай ук чия ялкынсынуны баса, кандагы шикәрне «көйли». Чия составында антоциан һәм биофлавоноидлар бар икән. Болары исә артрит һәм баш авыртуларына каршы көрәшә.

Кура җиләге. Мунчадан чыгып, кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчәргә яратмаучылар бармы икән? Булырга тиеш тә түгел! Чөнки кура белән дус булырга кирәк. Әлеге җиләк пектин, клетчаткага бай. Димәк, ябыгырга теләүчеләрнең иң зур ярдәмчесе. Ашкайнату системасын көйли, начар холестеринны организмнан чыгаруда булышлык итә.

Карлыган. Бу җиләк исемлектә җиңүче. Чөнки алдан санап үтелгән бар сыйфатларны да карлыганда табарга була. Моңа өстәп, ул күзнең күрүен нормага китерә, хәтерне яхшырта һәм тән тиресе авыруларын дәвалый.
Җир җиләгендә иммунитетны ныгыта торган матдәләр күп. Сүз уңаеннан, иммунитет нык булсын өчен, һәр кешегә елына 250 г җир җиләге ашарга кирәк, ди белгечләр.
Иң мөһиме ашаганда чама хисен югалтмагыз.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев