Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Файдасын күргәч, урынын да чистарту кирәк

Бу фотоларны игътибар белән карагыз әле. Бу безнең ваемсызлыгыбызга һәйкәл. Рәсем Ары авылында төшерелсә дә, күп авылларда шушы хәл. Ташландык йортлар күбәйде, авыл җирлекләре башлыгына әйтә калсаң, "Хуҗалары бар, алар ризалыгыннан башка кагыла алмыйбыз, закон саклый", - дигән җавап ишетәсең. Анысы да хак. Тик бу очрак башка. Хуҗасыз йорттан файдаланганнар,...

Бу фотоларны игътибар белән карагыз әле. Бу безнең ваемсызлыгыбызга һәйкәл. Рәсем Ары авылында төшерелсә дә, күп авылларда шушы хәл. Ташландык йортлар күбәйде, авыл җирлекләре башлыгына әйтә калсаң, "Хуҗалары бар, алар ризалыгыннан башка кагыла алмыйбыз, закон саклый", - дигән җавап ишетәсең. Анысы да хак.
Тик бу очрак башка. Хуҗасыз йорттан файдаланганнар, берәүләр йортын сүтеп алып киткәннәр. Икенчеләр мунчасын үзләштергәннәр. Исем-фамилияләрен язып тормыйм, алар үзләре дә, авылдашлары яхшы белә һәм алар бер дә риза түгел.
- Авыл белән җыештырдык. Чүпләрне калдырмадык. Тик бу йорт урынын без түгел, файдасын күрүчеләр җыештырып тәртипкә китерергә тиеш,-диләр. Һәм мин алар белән тулысынча килешәм. Үзләре белеп эшләмиләр икән, авыл җирлеге җитәкчеләре мәҗбүр итә ала. Һәм моны тиз көннәрдә эшләргә кирәк, чөнки авылга керә - керешкә шушы күренеш каршы ала. Бер дә күңелле түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев