Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фельдшер гаебе буенча, кеше үлгән

Татарстанның Әгәрҗе районында фельдшер 45 яшьлек Румия Хәсәновага карата суд карары чыккан. Ул һөнәри бурычларын тиешле рәвештә үтәмәүдә гаепле дип табылган.

Узган елның 18 нче апрелендә Әгәрҗе районы полиция бүлегенә «Ашыгыч ярдәм» чакыртыла. Бу андагы тоткынның эпилепсия өянәге кузгалу белән бәйле була. Румия Хасанова авыруны тикшерә, әмма хастаханәгә алып китү өчен сәбәп юк, дигән нәтиҗә ясый. Шул көнне кичкә тоткын баш миенә сары су җыелу аркасында вафат була.

Суд, барлык тупланган дәлилләргә таянып, фельдшер һөнәри бурычларын тиешле рәвештә үтәмәгән дигән нәтиҗәгә килгән. Румия Хәсәнова үз гаебен танымаган. Аны 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев