Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фердинант Гайсинны котлыйбыз!– “Әтнә таңы”

Хәбәрчебез, республикабызның танылган шагыйре, якташыбыз Күлле Киме авылы егете Фердинант абый Гайсинның бүген туган көне. Без «Әтнә таңы» газетасы редакциясе коллективы, күпсанлы газетабызны укучылар исеменнән аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Бәхетле картлык булсын, Фердинант абый! Сәламәтлек ташламасын, балаларыңның, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, куанып яшәвенне телибез. Каләмең язудан туктамасын,...

Хәбәрчебез, республикабызның танылган шагыйре, якташыбыз Күлле Киме авылы егете Фердинант абый Гайсинның бүген туган көне. Без "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, күпсанлы газетабызны укучылар исеменнән аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Бәхетле картлык булсын, Фердинант абый! Сәламәтлек ташламасын, балаларыңның, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, куанып яшәвенне телибез. Каләмең язудан туктамасын, шигырьләрең җырлап торсын! Без сине бик яратабыз һәм горурланабыз.

 

"Илһам Шакиров кебек җырларсың..."

"Өмет бар синдә. Музыкаль училищеда укырсың...",- ди Фердинант Гайсинның җырлавын тыңлаган бөек композитор Нәҗип Җиһанов.

С.МИНГАТИНА

Фердинант туган елны әтисез, аннан дүрт ел соңрак әнисез калган энесен апасы Гөлбану кияүгә чыкканда бирнә урынына сандыкка утыртып бара. 5 яшеннән апасы, җизнәсе тәрбиясендә үскән егет 1961 елда урта мәктәп тәмамлый. Көтүен дә көтә, тракторын да йөртә. Клубта кичә бара. Фердинантны җырларга чакыралар. "Телеграмм баганасы олы юлга маяк ул, сагынасыңмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул...", дип моңланганда клубта күз яшьләрен сөртмәгән кеше калмый. Авылдашлары белән бергә егетнең җырын тыңлаган Сибгат Хәким концерттан соң аның янына килә дә: "Әрәм булып авылда калма, бар шәһәргә", дип, Нәҗип Җиһановка хат язып бирә. Бара Фердинант, игътибар белән тыңлый композитор. Тыңлый да " Илһам Шакиров кебек җырларсың, укы!", дип музыкаль училищега юллама бирә. Өскә кияргә кием, ашарга ризык, тотарга акчасы юк чак. Яшәргә кирәк. Шәүкәт Сәгъдиевны очрата.. "Ашарга бар, кием бирәләр, әйдә Казан индустриаль педагогия техникумына укырга керик",- ди ул Фердинантка. Менә шул җан саклау мәсьәләсе аның киләчәк язмышын үзгәртә. Техникумны 1967 елда тәмамлый. Читтән торып 1989 елда Алабуга педагогия институтында укый. Ул елларда 2 техник хезмәт дипломына ия булган бердәнбер укытучы була Киме егете. Казанның 126 мәктәбендәге аның хезмәт кабинетын карарга Болгария, Куба, Румыния кебек чит илләрдән киләләр. Хезмәт белән бергә рус мәктәбендә физика укыта. "Балалар, күз алдына китерегез, шуның кадәр сынауга түзә алмыйча берәү булса сыгылыр, начар юлга басар иде, ә Фердинант абыегыз гел югары күтәрелә. "Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, күп бүләкләр иясе ул. 3 китап авторы, шушы арада өченче "Кузгатмагыз күңел кылларын" дип исемләнгән китабы чыкты...",- дип, укучыларга туган мәктәбенә очрашуга кайткан шагыйрьнең тормыш юлын сөйли Луиза апа Шәмсиева. Тик торганда оештырылмаган очрашу, Фердинант аганың 70 еллыгына бүләк ясыйсылары килгән мәктәп коллективының.Үзенекеләрне зурлый белә Киме халкы. Бу матур гадәтне белгәнгә, үзе дә бүләк ясап, җырчы Ленар Сәйфиев, композитор Наил Табанаковны алып кайткан Фердинант абый. Алар шагыйрьнең якташларына аның шигырьләренә язылган "Кузгатмагыз күңел кылларын", "Ни хәл итим?", "Ялгыз талым", "Син миңа якын килмә", һ.б. күп кенә җырларны башкардылар. Шагыйрь язылу тарихын сөйли, алар җырлый, концертларың бер кырыйда торсын. Юбиляр үзе "Картаямыни соң йөрәк", "Күңелдә яз"җырларын сузып җибәргәч, укучылар, бар кеше аягурә басты. Алкышлар астында җырлады Фердинант ага. Бар икән моң, тавыш! Бер мәл телсез калдым, беренче генә күрүем дә, язуым да түгел, югыйсә, ә менә җырлаганын ишеткәнем булмаган икән, бөек композитор белеп әйткән, зур җырчы буласы булган. Хәер, болай да җырчы! Ниндие генә әле! Заманында Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова кебек җырчылар белән концерт куеп Татарстан буйлап йөргән җырчы ул. Тикмәгә генә "Җырларда - минем җаным, моңнарым, сагышларым. Хыялым да, бәхетем дә, кичергән ялгышларым. Дөньяны җырга төрергә омтылып яши җаным. Алар сезгә бүләк булып калсын иде дусларым", дип язмаган ул. "Фердинант ага - гаҗәп кеше. Аның белән аралашасы гына килеп тора. Күңел халәтеңне аңлый, турылый, көйли белә. Аның җырларын җырларга рәхәт, чөнки ул үзе җырчы, шигырьләрен дә җырга яраклаштырып яза", - диләр дуслары Наил Табанаков белән Ленар Сәйфиев. "Ленур көй язган җырларым да 30 дан артык, аңа да бик рәхмәтле мин",- ди шагыйрь үзе. Менә шундый зур бәйрәм булды Күлле Киме урта мәктәбендә. Спорт залында укучылар утырса, мәктәп коридорыннан аяк очларына гына басып, ярты авыл халкы карады. "Мондый очрашуны күргән юк иде әле. Җырларыгызны да, үзегезне дә бик яраттык...",- дип, алкышлар астында кунакларга истәлек бүләкләре тапшырды мәктәпнең оештыручысы Римма Сафина.

Луиза апа әйткәнчә, балаларның мәхәббәте, укытучыларның мәхәббәте, халкыбыз мәхәббәте Сезне гомерегез буе җылытып торсын, Фердинант абый. Күңелегездәге яз гомерлек булсын, сау-сәламәт булыгыз! - ә монысы безнең теләк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев