Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Февральдә утыртмаган булсагыз...

....1-10 мартта порей-суган һәм кара суган орлыгын бер җәйдә уңыш алу максатында утырталар. Порей-суганның Болгарский, Ка- рантанский, кара суган орлыгының Одинцовец, Золотничок сортларына өстенлек бирегез. Орлыкларны башта бер тәүлеккә суга салып тоталар, аннан юеш чүпрәккә төреп, тәмам бүрткәнгә кадәр тоталар. Әйткәндәй, утырту өчен 8-9 см. биеклектәге тартмалар алына. Рәт араларын...

....1-10 мартта порей-суган һәм кара суган орлыгын бер җәйдә уңыш алу максатында утырталар. Порей-суганның Болгарский, Ка-

рантанский, кара суган орлыгының Одинцовец, Золотничок сортларына өстенлек бирегез. Орлыкларны башта бер тәүлеккә суга салып тоталар, аннан юеш чүпрәккә төреп, тәмам бүрткәнгә кадәр тоталар. Әйткәндәй, утырту өчен 8-9 см. биеклектәге тартмалар алына. Рәт араларын 7 см. калдырып, 1-1,5 см. тирәнлеккә чәчегез. Орлыклар арасы 1 см. булырга тиеш.
Суны чама белән генә сибәргә киңәш ителә. Шытымнар күренгәннән соң тартманы төнлә 10-12, көндез 15-17 градус булган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Болай иткәндә суган үсентеләре ачык туфракка утыртуны җиңелрәк кичерәчәк, ә аның кыяклары нык һәм матур яшел төстә булачак. Үсентеләрне җиргә утырткан вакытта аларның кыякларын һәм тамырларын яртылаш кисегез. Ачык туфракка апрель ахыры-май башында утыртырга мөмкин булачак.
Помидор, борыч һәм баклажан утырту
Ай башында биек булып үсүче помидор, шулай ук әгәр февральдә утыртмаган булсагыз, баллы борыч һәм баклажан орлыкларын утырталар. Борыч орлыклары озак тишелә, шуңа да аларның чыгышларын тизләтү өчен аларны ярты сәгаткә "Циркон" яки "Эпин-экстра" эремәсендә тотарга киңәш ителә
(1 аш кашыгы суга 1 тамчы).
Әгәр туфракның температурасы 28-32 градус тәшкил итсә, борыч 8-10 көннән тишеләчәк. Ә баклажан һәм помидорлар 5-7нче көнне үк. Әгәр туфрак салкынрак булса, үрентеләр тишелү озакка сузылачак.
Шулай ук температураны 40-42 градустан да артык җылытырга да киңәш ителми, орлыкларның харап булуы мөмкин. 20 градустан түбәнрәк булса, борыч белән баклажан тишелеп тә тормаска, ә помидорның 15-17 көннән соң гына борынлавы мөмкин.
Әгәр шытымнар күренде икән, аларны чын яфраклар күренгәнне көтеп тормыйча, ашлама белән сыйлый башларга кирәк. Ашламаны суга кушып сибәргә киңәш ителә. Баклажаннар өчен "Унифлор-рост", борыч һәм помидорлар өчен Унифлор-бутон" препаратын куллану отышлы булачак. Шулай ук "Аквадон-микро", яки чәчәкләр үстерү өчен тәгаенләнгән "Идеал" препаратларын да кулланырга мөмкин.
Әйткәндәй, шытымнарның яхшы уңыш бирүче үсенте булып җитешүе өчен яктылыкны да дөрес көйләү мөһим, югыйсә, үсеш ноктасында яфраклар урын алачак һәм чәчәк бәбәкләре барлыкка килү соңга калачак. Бу исә уңыш алу да соңрак срокка күчә дигән сүз.
Помидорның беренче чын яфрагы күренү белән, әле күчереп утыртканга кадәр, туфракны сыек кына бакыр эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Бу максатка "Хом" препаратын (бакыр хлорокисе) куллану уңайлы, чөнки ул салкын суда да эри һәм аны теләсә нинди савытта болгатырга мөмкин. Чәй кашыгының дүрттән бер өлеше "Хом" препаратын алабыз да (өеп түгел), шуны 3-4 литр суда эретәбез. Эремә озак вакыт саклана ала. Үсентеләргә аны 2 атнага бер тапкыр даими сибеп торыгыз. Болай иткәндә помидорларның фитофтороза дигән куркыныч чиргә каршы торучанлыгы артачак. Фитофторозага бик бирешеп бармасалар да, эремәне баклажаннарга да сибә аласыз, файдасы булачак. Борычлар бу чирне бар дип тә белми-белүен, тик бакыр эремәсе белән алар да рәхәтләнеп сыйланачаклар.
Помидор, борыч һәм баклажан өчен бакырны "Фитоспорин" эремәсе белән дә алыштырырга мөмкин (кечкенә ярмачыкны 3 литр суда эретәләр, эремә үтә күренмәле диярлек булырга тиеш).
20 мартларда кыска буйлы помидорларны (50-70см. биек-
лектәге) ачык туфрак өчен утырталар. Урта полоса өчен: Белый налив, Скороспелый Сибирский, Дубок, Ритм, Лавина, Отрадный, гибридлардан Малышок орлыкларын утырту яхшы уңыш вәгъдә итә. Кыска буйлы помидорларны да биек булып үсүче сортлар кебек үк утыртырга мөмкин (февральдә дөнья күргән "Бакчачы почмагы"н карагыз).
20 марттан соң ак башлы кәбестәнең, шулай ук брюссель кәбестәсенең иртә өлгерүче сортларын утырталар. Тәҗрибәле бакчачылар ак кәбестәнең Гибрид трансфер, Июньская, Ранняя грибовская, Скороспелка сорт-
ларына өстенлек бирергә тәкъдим итә.
Чәчәр алдыннан орлыкларны башта 45-50 градус кызулыктагы суда җылыталар. Торф һәм гадәти туфрактан торган катнашманы тартмага 5 см. калынлыгында салалар. Рәт араларын 3 см. калдырып, орлыкларны 1 см. тирәнлектә чәчәләр. Орлык арасы бер-берсеннән 1-1,5 см. булырга тиеш. Орлыклар 4-5 көннән шытып чыгачак, аннан аларны якты урынга, төнлә температура
7-8, көндезләрен 10-12 градус җылылык булган урынга урнаштыралар. Шытып чыкканнан соң 12 көн үткәч, үсентеләрне размеры 8х8 см. булган савытка тирәнрәк итеп утырталар. Пикировкадан соң 2 тәүлек үткәч, үсентеләрне тагын чыныктыралар: +5 градус һәм югарырак булган урында тоталар.
25 марттан алып апрель урталарына кадәр уртача соң өлгерүче ак кәбестә сортлары, шулай ук чәчәкле, савой, кольраби, кызыл күчәнле кәбестә һәм брокколи утыртыла. Ак кәбестәнең Белорусская, Слава, Амагер, Московская поздняя, чәчәкле кәбестәнең Мовир, Отечественная, Гарантия сортларына игътибар итегез.
Март буена февральдә чәчелгән баллы борыч, помидор һәм баклажан үсентеләрен даими тукландырып торырга онытмагыз. Ашламаның составы: 3 литр суга 1 аш кашыгы суперфосфат, 1 чәй кашыгы нитрофоска.
Чәчәк чәчәр вакыт
Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыр-
тыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом" препаратлары белән эшкәртегез.
Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз. Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсешкә кузгалганнарын яшел кыяк-язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга була.

http://omet-rb.ru/bakchachy-pochmagy/3653-martta-bakchachy-m-sh-katl-re-9-2-mart-2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев