Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчы солдат Әнәс Җәләлиев барын белә микән аны утка кертүчеләр?!

Яңа Шашылар бүген Чембулат авылында яшәүче әфганчы солдат Әнәс Харис улы Җәләлиев белән очраштылар. Җиңелме бүген әфганчыларга? Кемдер ташламалары бардыр, дип әйтер. Бирелгән вәгъдәләр дә булгандыр. Чөнки хәрби бурычын үтәп, Әфган сугышында катнашкан. Инвалид. Барлык уңайлыклары, туалеты, ваннасы булган фатирда яшәргә тиешле кешеләр онытылып бара, искә алучы да юк. Гадәти...

Яңа Шашылар бүген Чембулат авылында яшәүче әфганчы солдат Әнәс Харис улы Җәләлиев белән очраштылар.

Җиңелме бүген әфганчыларга? Кемдер ташламалары бардыр, дип әйтер. Бирелгән вәгъдәләр дә булгандыр. Чөнки хәрби бурычын үтәп, Әфган сугышында катнашкан. Инвалид. Барлык уңайлыклары, туалеты, ваннасы булган фатирда яшәргә тиешле кешеләр онытылып бара, искә алучы да юк. Гадәти авыл өендә яшәп, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр алар. Олы уллары Гадел армиядә хезмәт итеп кайтты. Икенче уллары Айрат Күңгәр мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Булачак солдат... Тормышының караңгы яклары да җитәрлек. Зарланса да, сораса да килешер иде. Тиешлесен сорар иде, ә ул көчле рухлы...

Очрашуда да укучыларга чын кеше булып үсәргә кирәклеген кат-кат искәртте ул . Күпләгән сорауларга җавап бирде. Үзе җавап таба алмаганнарга да җавап бирергә тырышты. Киләчәк буынны патриотик рухта тәрбиялисе бар бит...

Очрашуда Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов, мәктәпнең тарих укытучысы Илсур Газимов катнашып, чыгыш ясадылар. Әлеге очрашуны китапханәче Надия Нәҗмиева белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанованың оештырганлыгын да әйтсәк, аның әйбәт узганлыгын язып торасы да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев