Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә әфганчылар концерт куялар

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 25 ел булды. Бу уңайдан районның әфганчылар советы рәисе Ленар Кәбиров белән әңгәмә кордык.

- Оешмада әфган сугышында катнашкан 38 ир-егет исәптә тора. Шул исәптән, 2 егет һәлак булды, 6 егет монда кайткач сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булды. Алай гынамы соң, "бер аякта йөрүчеләр" дә күп безнең, - дип авыр сулый.
Ә исән-сау әфганчылар ел саен очрашып, сафларын барлыйлар. Үз алларына бурычлар куялар, үти алганнарына куаналар, барып чыкмаса - көенәләр. Быелгысының да бер өлеше уңай чишелеш табар кебек. Әйтик, Әтнә районы әфганчыларына багышланган брошюра әзерләнеп ята. Архивлардан кайбер төгәл фактлар килгәнне көтәләр. Брошюраны тулыландырып, китап итеп бастырырга уйлыйлар. Әфганчыларга багышлап һәйкәл куярга да планлаштырганнар, барып чыкмаган. Хәрби комиссар гамәлдән чыгарылган "БТР" да юнәткән булган, югыйсә. Федераль дәрәҗәдәге "Ветераннар турында"гы Законның үтәлмәвенә дә пошына ул. Проблема торак мәсьәләсенә барып тоташа.
- Субсидия тиеш булса да, бирелми. Вакытында учетка басмагансыз, диләр. Монысын да уңай хәл итәрбез, без бит - әфганчылар, - ди әңгәмәдәшем.
Сүзләре ышанычлы яңгырый, булдырырлар! Әнә бит, уйлаганнар да - вокаль-инструменталь ансамбль оештырганнар. Нәрсәсе гаҗәп, башка районнарда да бар алар, дияргә ашыкмагыз. Ишетеп, күреп беләсездер, күбесенең инструментларында профессиональ музыкантлар уйный. Ә монда гитарада да, ударникта да, җырчылары да әфганчылар үзләре. Өстәвенә, татарча да, русча да "живой звук"ка җырлыйлар, алдан яздырганны уйнатмыйлар. Әфганчылар арасында шигырь язучылар да бар икән, үзләре үк сәхнәдән яңгыратачаклар. Ленар Кәбиров:
- Бу егетләр яшь чакта ук музыкаль инструментларда уйнаганнар, хәзер әнә, искә төшерәләр... Булды инде, башта таяклар да кырыйга очты, бармаклар гитара кыллары арасына кереп киткәләде, - дип елмая.
Чираттагы тапкыр Әтнәнең мәрхәмәтле химаячеләрен искә алырга туры килә. Моны оештыруда да, әфганчылар формасын юнәтүдә дә ярдәм кулы сузучылар табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфган җиле