Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикер берлеге якынайта

Кызыксынып үлчәп караганым бар, минем капка төбеннән гәҗитебезнең баш мөхәррире өстәленә чаклы 245 километр. Җәяүле кеше өчен хәйран озын юл.

Аралар ерак булса да, фикер берлеге, теләк барлыгы якынайта шул. Ераклыкка карап тормый, вакыт дигәнең дә бик тиз уза. Әле кичә генә кебек, ул вакыттагы мөхәрриребез Марат Хәбибуллин: "Әйдә әле, Шәүкәт абый, язмаңны урнаштырып карыйк әле",- дип, кайткач, коллективтагы берсеннән-берсе чибәр, мөлаем, игътибарлы кызлар белән таныштырып йөргәнгә дә өч ел гомер узган. Үкенмим, элегрәк республика күләмендә булган гәҗит-журналлар белән аралаша идем, әллә ни тәмен тапмадым. Чөнки әйтәсе килгән сүзнең, җиткезәсе килгән фикернең, язманың мәгънәсе ничектер күмелеп кала сыман һәм бәхәсләшергә яки фикер алышырга иптәш юк. Ә "Әтнә таңы" ничектер күңелгә якын, халыкчанрак, гадиерәк булып чыкты, редакция хезмәткәрләре белән дә җайлы гына уртак тел табыла. Әйтергә кирәк, шунысы кызганыч, гәҗитебез кечкенә күләмле һәм төп юнәлеше район тормышын яктырту булгач, әдәби язмаларга әллә ни урын бирә алмый. Шулай да шөкер, язмаларымны кире борып, я урнаштырмыйча калдырганнары юк. Редакциябезнең уңган кызлары минем язмаларны килешле генә итеп кыскартып, шомартып, вак тарак белән тарап, гәҗиткә төртеп баралар тагын. Билгеле, читтә яшәгәч районыбызның бүгенге тормышын актив рәвештә яктыртып барып булмый. Елга бер-ике кайтып җыйган мая белән әллә ни ерак китә алмыйм. Күбрәк тарихи, я әдәби язмалар белән чикләнергә туры килә.

Шулай беркөнне язмаларны карап утырганда күрше хатыны килеп керде. Аллага шөкер, күршеләребез әйбәт, күркәм холыклы, аралашып яшибез. Ике арада болайрак сөйләшү булып алды:

-Шәүкәт абый, гел язасың, язмаларың өчен түлиләрме соң?

  • Түлиләр.
  • Күпме?
  • Кемгә нәрсә, хатын-кызга акча, кәҗәгә кәбестә бирсен Ходай. Акча мәсьәләсе хатын-кызлар өчен бик куркыныч тема. Күрәм, янда гамьсез генә оныкка оекбаш бәйләп утырган әбием дә безгә таба бер колагын янтайтып куйды.
  • Хәйран гына, җитәрлек.
  • Хатын-кызлар активлашып киттеләр. Күршенең йөзенә сорау билгесе чыкты, бер күзен кысып, икенче күзенең кашын маңгаена менгезеп җибәрде. Әбием дә бәйләвен туктатып янтайган колагына ярдәмгә авызын ачып куйды. Мин сүзне азрак читкә борып, аларны тынычландырырга ашыктым.
  • Менә, күрше, син кайвакыт иртән сәгать өчтә торып камыр куясың. Иртән мал-туар карап кергән иреңне, йокыдан торган балаларыңны өстәл тирәли утыртып, тәмле ризык белән сыйлыйсың. Шуның өчен күпме түлиләр инде?
  • Син, Шәүкәт абый, бигрәк инде. Нинди түләү булсын. Ризык уңып, шуның ләззәтен тоеп, рәхмәт әйтеп дога кылсалар, башка берни дә кирәк түгел.
  • Күрше, менә мин дә шулай. Язганым гәҗиткә урнашса, аны яратып укысалар, очрашканда уңай фикерләрен белдерсәләр, килеп маңгайга бирмәсәләр - иң зур түләү шул була инде.

Яратып уку димәктән, ел башында баш мөхәррир Гөлнар Мөхәмәдҗанова белән сөйләшеп алдык. Ерак араны телефон, комьютер якынайта тагын. Рәхмәт төшкере, нәшрият хезмәткәрләре үз итеп, якын итеп сөйләшәләр. Гәҗиткә язылуны уңышлы гына башкарып чыкканнар икән. Кызганыч, безнең кебек читтә яшәүчеләр языла алмый, күпкә артыр иде. Шулай да начар түгел, димәк гәҗитебезне ошаталар, яраталар, укыйлар дигән сүз. Гәҗитебез дип әйтәм, хәбәрчеләребезнең саллы гына язмалары арасына минем фәкыйрь генә булган сүзләрем кысылып, үз өлешләрен керткәннәрдер дип уйлыйм. Дөрес интернетта "Әтнә таңы" даими урнаштырылып килә килүен, әмма минем өчен интернеттан гәҗит укуның тәме юк, бу инде кулга брезент бияләй киеп, кызлар биле тоту белән бер. Минем өчен гәҗит укуның иң рәхәте кәгазь гәҗитне кулга тотып, ишек алдындагы бүкәнгә чыгып утырып, барлы-юклы өч теш арасына фифирус кыстырып төтенгә чумып фикерләнеп утыру. Сикрит итеп кенә әйтим, минем йомшаклыкны белеп, кызлар даими булмаса да, конверт белән гәҗит саннарын җибәреп тора тагын.

Баш мөхәррир белән кайбер фикерләрне дә ачыклап алдык. Коллективның хәл-әхвәлләрен дә уртага салып сөйләштек. Шунысы ошый, ни генә эшләмәсеннәр олылар белән фикерләшә беләләр, хәбәрчеләрнең яшен-картын онытмыйлар. Һәркемне тыңлый беләләр, ә безгә шуннан артыгы кирәкми дә. Иҗат итәсе килә башлый. Быел да һәммәбезгә бергә булырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев