Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фирдүс Тямаев Яңа елны башкача уздыра

"Элек кенә Яңа ел зур бәйрәм иде. Хәзер андый бәйрәм хисе юк", - ди Фирдүс Тямаев. - Кирәк әйберне кайчан кирәк кибеттән барып алабыз. Ә без бәләкәй чакта тәм-томнарны бәйрәмдә генә ашау иде. Мандариннар хәзер ел әйләнәсендә табында тора, тик балаларның аңа ушы гына китми. Чыршыга килгәндә дә - шулай...

"Элек кенә Яңа ел зур бәйрәм иде. Хәзер андый бәйрәм хисе юк", - ди Фирдүс Тямаев.

- Кирәк әйберне кайчан кирәк кибеттән барып алабыз. Ә без бәләкәй чакта тәм-томнарны бәйрәмдә генә ашау иде. Мандариннар хәзер ел әйләнәсендә табында тора, тик балаларның аңа ушы гына китми.

Чыршыга килгәндә дә - шулай ук. Элек урманнан чын чыршы алып кайтыш иде. Хәзер ясалманы алабыз да, ел да шуны чыгарып корабыз - рәхәт бит. Ә чын чыршы сатуны бизнеска әйләндерделәр. Белмим инде, без үскәндә Яңа ел кызыграк иде. Мәктәп тәмамлаганчы маска киеп йөреп, кызыгын таба идек.

Бәйрәмне һәрвакыт өйдә, гаилә белән каршы алабыз. Кырыкка якынайгач, бар әйбергә дә дин күзлегеннән карый башлыйсың. Мөселманнар өчен дөрес бәйрәм дә түгел ул. Өстәлгә аракы, шампан шәрабен куюга каршымын. Килгән кунакларыма да шундый пропоганда алып барам.

Аллаһыга шөкер, табынга куярга тәм-томнар күп! Татар тамашачысы артык киң күелле бит ул: сәхнәгә тозлы кыярга кадәр чыгара. Каз, бәлеш, чәк-чәкләр - тамак туйганчы ашыйбыз.

АЗАЛИЯ ИСМӘГЫЙЛЕВА

Шәһри Казан

Чыганак: www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев