Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфлисунның бәясе кыйммәтләнә: уңыш начар булганлыктан, аны читтән кертү кими

Ә бәя төшкән азык-төлек җыелмасына 33 исемдәге продукт - ит, балык, чәй, кофе, яшелчә, ипи, шикәр, тоз, алма һәм башкалар керә.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Росия статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кибетләрдә 1 килограмм әфлисунның бәясе, узган елның июле белән чагыштырганда, 30 процентка арткан һәм хәзерге вакытта ул уртача 101 сум тора, дип яза «Известия».
Агымдагы елның икенче кварталында Төркия һәм Мисырдан Россиягә - 64,4 мең, беренче кварталда 177,4 мең тонна әфлисун кертелгән.
Тармак вәкилләре билгеләп үткәнчә, җитештерүчеләр бәяләрне уңыш начар булганлыктан күтәргән булырга мөмкин. Моннан тыш, июнь аенда әфлисунга сорау кимеде, шунлыктан аны зур булмаган партияләр белән сатып ала башладылар. Әмма октябрь аенда әфлисунга сорау арта башлаячак. Шуңа күрә бәяләр арзанаер дип өметләнү урынсыз, ди экспертлар.
Алдарак азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы аразаная башлавы хакында хәбәр ителгән иде. 2017 елның июлендә ул июнь аена караганда 4 процентка диярлек очсызрак булды. Җыелмага 33 исемдәге продукт - ит, балык, чәй, кофе, яшелчә, ипи, шикәр, тоз, алма һәм башкалар керә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/25/147064/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев