Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ф.Мөхәммәтшин сөт бәяләре турында: Федераль Хөкүмәт безнең җитештерүчеләрне якларга тиеш

20 февраль 2018, 18:37 , Фото: архив tatar-inform.ru Дәүләт Советы Рәисе сөт бәяләре аркасында халыкның сыерларны чалуын куркыныч күренеш дип атады (Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Без озак еллар төрле программалар белән терлек баш санын саклап калыр өчен тырыштык. Бүген сөт бәяләре төшүе аркасында, авыл халкы терлекне әкренләп чала...

20 февраль 2018, 18:37 , Фото: архив tatar-inform.ru

Дәүләт Советы Рәисе сөт бәяләре аркасында халыкның сыерларны чалуын куркыныч күренеш дип атады

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Без озак еллар төрле программалар белән терлек баш санын саклап калыр өчен тырыштык. Бүген сөт бәяләре төшүе аркасында, авыл халкы терлекне әкренләп чала башлады. Бу бик куркыныч күренеш. Алар да надан түгел бит, сөтнең сатылмаганын күрәләр", - дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентның утыз бишенче утырышында бүген сөткә бәяләр төшү белән бәйле күңелсез вазгыять турында сүз барды. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев депутатларның Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка әзерләгән мөрәҗәгатен укыды. Парламентарийлар намус белән, тырышып эшләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар куллану базарында сыйфатсыз сөт продукциясен ачыклау буенча эш нәтиҗәлелеген арттыруны һәм сөт продукциясенә карата тариф квотасы үтәлешенә контрольне көчәйтүне сорый.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, читтән кертелә торган сөт порошоклары күпкә арзан, ә бу Россиядә сөт бәяләрен киметә. "Безгә карата санкция керттеләр, һәм без дә антисанкция булдырдык. Сез санкцияләр кабул иткәч, продукциягезне кертмибез, дидек. Әмма барыбер кертәләр, нәтиҗәдә базарга арзанлы сөт порошоклары керә", - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе бу мәсьәләне квота билгеләү юлы белән хәл итеп булуын әйтте. "Әгәр бездә җитештерелә торган сөт үз базарыбызны 90 процентка тәэмин итәргә мөмкинлек бирсә, ә калганын сатып алырга кирәк икән, шул суммага квота ясарга кирәк. Федераль Хөкүмәт үзебезнең товар җитештерүчеләрен якларга тиеш. Бәлки, дәүләт интервенция сатып алулары юлы беләндер. Кайчандыр ашлыкка шулай эшләделәр. Авылда товар җитештерүчеләре бүген авыр хәлдә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/20/158418/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев