Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фән эшлеклеләре, шәкертләр Әтнәгә ник кайткан? Хикмәт болар!

Көлдертә дә, сокландыра да , елмайта да, гаҗәпләндерә дә болар.

Матбугат белән бәйле шәхесләр, фән эшлеклеләре, укытучылар турында сүзем. 5 октябрь көнне Казан Федераль университетында журналистлар әзерләүче белгечләр, фән эшлеклеләре Мөршидә Фатыйхова, Ләйлә Сабирова, Алия Исрафилова башкаладан Чишмәле Сап авылына остазыбыз -  матбугат белгече, тел галиме, күп титуллар иясе Илдар Мәлик улы Низамов янына кайттылар.

Әлеге кайтуны рәсми итеп тә, үз итеп тә, бәйрәм белән котларга сагынып кайту дип тә бәяләп була. Укытучылар көненә Илдар Мәлик улына онытылмаслык очрашу бүләк итеп, үзләренә хөрмәт хисләре уятып киттеләр алар. Алар белән Илдар абый үзе дә сиксән яшен онытып, унсигезгә төшеп, урманга да барып килде.

Безнең якның табигатен сурәтләп тә бетереп булмый аны, үзең  күрсәң генә. Яки күзаллар өчен  Илдар Мәлик улының язган парчаларын укырга кирәк. Аны ул гына шулай оста тасвирлый. Мөхәммәт Мәһдиев белән Илдар Низамовны бу җәһәттән укып туеп булмый. Укыган саен үзенә йота аларның иҗаты. 

     Укытучы-галим буларак та берничек тә онытып булмый Илдар Мәлик улын. Укыганда "блат" зур иде безнең. Минем Әтнәдән икәнлегемне, әнием Илдар абыйның авылдашы  икәнлеген белеп алуга, Илдар абый өстән торып, һәр теманың төбенә төшкәнче белем бирде. Арылды да, сүгелде дә, укылды да ул чакта. Чөнки башка чыгу юлы юк иде. Илдар абыйда укыйсың икән, синнән я яхшы белгеч чыга, юк икән инде, университет белән саубуллашасың. Соңгысы аз гына арттыру булса да, таләп шулайрак иде. Хәл белергә сагынып кайтучыларның да хатирәләр шундый җылы. Зачетларга алар да бер генә бармаган. Илдар абый, остазлары аларны менә шул дәрәҗәдә укытып, фән эшлекләре дәрәҗәсенә кадәр белем алырга  этәргән. Күтәргән дә. Үзен дә оныттырмаган. Яхшы укытучы гына сәләтле  моңа. Өйрәтә дә, күтәрә дә, укучы өчен ихлас сөенә дә белә. Студентлары, коллегалары кайтканга да бик сөенде ул.

- Бик күңелем булды. Мондый очрашу онытылмас тәэсирләр калдыра. Кызларым (С.М. Илдар абый безне шулай дип йөртә,  балакайларым дип тә өсти)  мине олылап, Өлкәннәр көне белән, Укытучылар көне белән котлап кайтканнар. КФУ исеменнән дә, шәхсән үз исемнәреннән дә котлап куаныч бүләк итеп киттеләр. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Алар гел җиләккә кайтабыз, диләр иде. Вакытлары гына тимәде. Менә шул җиләк үскән урманны, безнең табигатьнең матурлыгын да карап киттеләр. Яшьләр, үзләре фән эшлеклеләре. Бик тырышлар. Киләчәк буын журналистларга алар белем бирә. Менә шундый тәрбияле укытучылар булу сөенеч ул.  Укыту буенча да фикер алыштык. Бәхәсләштек тә...- ди олпат галим. 

Илдар Мәлик улы Низамов, Аллаһка шөкер, безнең якташыбыз, укытучыбыз, остазыбыз. Булганына, анда белем алуыбызга куанабыз. Һәм котлыйбыз. Үзегезне оныттырмаганыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге көндә дә белем бирүегезгә сокланабыз. "Матбугат.ру" сайтында 101 нче дәресем басылып чыкты, ди галим якташыбыз. 

Озак еллар укырга насыйп булсын Сезнең дәресләрне. Исән-сау булыгыз! Горурланырлык остазыбыз булганыгызга рәхмәт. 

Клара Кадимова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев