Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фоадия әби дә 90 яшькә җитте

Югары Сәрдә авылында туып-үсеп, биредә тормышка чыгып, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән Фоадия әби дә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул кызы тәрбиясендә гомер кичерә, Казанда тора. Фоадия әби дә күпләр кебек тормышның ачысын-төчесен татыган хатын-кыз. Нинди авырлыклар гына кичерсә дә, сыкранмаган, сыгылмаган. Сугыш елларында Мәскәү...

Югары Сәрдә авылында туып-үсеп, биредә тормышка чыгып, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән Фоадия әби дә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул кызы тәрбиясендә гомер кичерә, Казанда тора.

Фоадия әби дә күпләр кебек тормышның ачысын-төчесен татыган хатын-кыз. Нинди авырлыклар гына кичерсә дә, сыкранмаган, сыгылмаган. Сугыш елларында Мәскәү астында торф чыгару эшенә дә катнашкан. Бүгенге көндә шөкерана кылып гомер кичерә. Үзен олуг бәйрәме белән котларга дип килгән авылдашларын зур сөөенч белән аршы алды. үзен котларга килүләре, Оытып бетермәүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев