Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Форсатны кулдан ычкындырмыйк

Апрель аенда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыкларының махсус боерыклары дөнья күрде.

Нигезендә Россия халкын диспан­серлаштыру ята. Өлкәнрәкләр һәм урта буын хәтерлидер, совет чорында да булды ул. Мәҗбүри рәвештә уздырылды. Бу юлы ихтыяри булса да, мәсьәлә җитди караш таләп итә. Район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов белән әнә шул хакта сөйләш­тек.

Вафат булучылар саны районыбызда елдан-ел арта. Аеруча йөрәк-кан тамыры авыртулары белән дөнья куючылар күп. Кызганыч, тик эшкә яраклылар да күпләп кырыла. Гомуми диспансерлаштыруның максаты - авыруларны ачыклап, вакытында ярдәм кулы сузу. Ул яшь категориясенә карап үткәреләчәк.

21-100 яшьлекләр барысы да тикшерү үтәргә хокуклы. Диспансерлаштыру II этапта уза.

I этапта төп белгечләр тикшерә, нәтиҗә ясый. Баш табиб ышандыруынча, "Бик тиз тотачаклар".

Шул нигездә II этап уза. Бу юлы авыруны җентекләп тикшерәләр. Быел план нигезендә 1386 кеше тикшерү узар дип уйланыла. Беренчесе бүген, 15 май көнне үтә.

Ә хәзер - иң мөһиме. Мәҗбүри булмагач, оешма, предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләрен больницага җибәрмәскә тырышырлар. Мондый очракны кешенең сәламәтлегенә төкереп карау дип бәяләп була. Моны аңлап кабул итсәгез иде. Кеше язмышы белән уйный күрмәгез. Шулай ук сәламәтлекне бернинди акчаларга да сатып алырга мөмкин түгеллеген һәркайсыбыз яхшы аңлый.

Диспансерлаштыру сәламәтлекне тик­шертүнең иң ыша­нычлы юлы ул. Өстәвенә - бушлай!

Мондый форсатны кулдан ычкындырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев