Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә җирендә яшәүче хәбәрчебез иҗаты

Без - Тукайлы халык! Апрель ае татар милләтенә Бүләк итте бөек Тукайны. Күкрәк сугып, кычкырасы килә, «Мин Тукайлы халык, Тукайлы!» Кайбер көчләр рухыбызны бозып, Ясамакчы бездән маңкортлар. Хәтер тамырлары тирән булган, Ярый әле, татар халкым бар. Татар рухы - Тукай рухы да ул, Милләт диеп Тукай җан аткан. Ярдәм итәр...

Без - Тукайлы халык! Апрель ае татар милләтенә Бүләк итте бөек Тукайны. Күкрәк сугып, кычкырасы килә, "Мин Тукайлы халык, Тукайлы!" Кайбер көчләр рухыбызны бозып, Ясамакчы бездән маңкортлар. Хәтер тамырлары тирән булган, Ярый әле, татар халкым бар. Татар рухы - Тукай рухы да ул, Милләт диеп Тукай җан аткан. Ярдәм итәр өчен үз халкына Шигырь аша туры юл тапкан. Ятимлекне күреп, кыен ашап, Аз яшәгән Тукай дөньяда. Һәрбер татар шигырьләрен укып, Йөрәгенә рухи көч ала.

Гомер атым Гомер атым - канатлы ат, Ашкынып алга бара. Ару-талуны белми ул, Кул болгап еллар кала. Юлыңдагы киртәләрне Җиңел сикереп үтә. Алда торса, зур тоткарлык, Аны җимереп үтә. Атым бара, һич туктамый, Юнәлешен үзгәртми. - Тизлегеңне кимет! - димен, - Артка юллар,кирәкми. Атым алган бер тизлекне Ерактагы офыкка. Бөек Аллаһ билгелидер Тизлекләрне шул якка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев