Әтнә таңы

“Фәрид хәзрәт Сәлмән календаре”ннән:

Зиратта үскән агачлар утынга тотылса - хакы зират мәсләхәтенә тотылыр. Авыру кеше, ураза тотуны дәвам итү зарарлы булыр дип уйлап, уразасыннан чыкса - дөрес булыр. Әгәр су өстендә салам йөзеп йөрсә, су агым дип исәпләнә. Тәһарәт, госел алуга су яраклы булыр димәк. Бер кабердә, кирәк чыгып ике мәет күмелсә, аларның...

Реклама

  1. Зиратта үскән агачлар утынга тотылса - хакы зират мәсләхәтенә тотылыр.
  2. Авыру кеше, ураза тотуны дәвам итү зарарлы булыр дип уйлап, уразасыннан чыкса - дөрес булыр.
  3. Әгәр су өстендә салам йөзеп йөрсә, су агым дип исәпләнә. Тәһарәт, госел алуга су яраклы булыр димәк.
  4. Бер кабердә, кирәк чыгып ике мәет күмелсә, аларның арасында балчык киртә ясарлар.
  5. Әгәр витер намазын укучы, икенче рәкәгатен өченче дип уйлап, конут догасын укыса, өченче рәкәгатьтә шулай ук конут догасын укыр.
  6. Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләмнең үз мөбәрәк куллары белән сөт сауган, аяк киемен, киемнәрен төзәткән, кер юган, әһелләренә хезмәт кылганы мәгълүм.
  7. Гаилә-әһелсез булган денсез кешене, мөселманнар күмә алалар: денсезне юарлар, кәфенләрләр һәм кабер казып күмәрләр. Бу эшләрне сөннәт тәртипләрен үтәмичә генә башкарырлар.
  8. Карак тарафыннан үз йортында үтерелгән кеше - шәһид дип исәпләнер.
  9. Суга дуңгыз яки кабан дуңгызы төшсә, су нәҗескә әйләнер.
  10. Җеннәрне-пәриләрне богаулау һәм тыяр өчен Ибраһим сүрәсенең 32нче аятен уку кирәк.
  11. Хурлыкны китерә, рисвайга төшерә торган нәрсәләр: ялган сөйләү; ялган ант кылу; кул юмыйча ашау-эчү; ата-анага исем белән дәшү; тәһарәт кылган төштә намаз уку.
  12. Дүрт төштә әдәм баласына хурлык килер: чакырылмаган төшкә барса; ялган сөйләсә; дошманына хәҗәте төшсә; сараннан бер нәрсә сораса.
  13. Хурлыкны китерә, рисвайга төшерә торган нәрсәләр: аягүрә ыштан кию; утны "уфф" дип сүндерү; итәк, күмәк белән йөзне сөртү; гыйлемне хурлау.
  14. Дүрт төрле кошны үтерү - гөнаһ. Бу кошлар: күк карга, карлыгач, байгыш, һөдһөд кошларыдыр. Күк карга хз. Әдәм (галәйһис-сәлам) нәселеннән була. Карлыгач хз. Ибраһим (галәйһис-сәлам)не аткан ут өстенә су китерә. Туфан су дөньяны гарекъ кылганда, байгыш кошы әдәм балаларына игелек кылган. Һөдһөд кошы - Сөләйман (галәйһис-сәлам)гә хөсне-нәсыйхәт бирүче кош.
  15. Йөкле хатынның йөкле булу мөддәте (вакыты) имин узсын өчен, әл-Кәһеф сүрәсенең 14нче яки 25нче аятьләрен укып торсын.

Хөсне мәгълүмат.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: