Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда үткән сайлауларны уңышлы дип саный

Партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе сәяси совет җитәкчеләрен 19 ноябрьдәге сайлауларга кадәр эшне көчәйтергә чакырды. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). "Бердәм Россия" партиясе Татарстанда узган өстәмә сайлауларда куелган бурычны башкарып чыкты - аның 119 вәкиле муниципаль депутат булды. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге VII сәяси совет утырышында аның сәркатибе, Татарстан Республикасы...

Партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе сәяси совет җитәкчеләрен 19 ноябрьдәге сайлауларга кадәр эшне көчәйтергә чакырды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). "Бердәм Россия" партиясе Татарстанда узган өстәмә сайлауларда куелган бурычны башкарып чыкты - аның 119 вәкиле муниципаль депутат булды. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге VII сәяси совет утырышында аның сәркатибе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары 154тән 123 вакантлы мандатка дәгъва кылган. Нәтиҗәдә, партиянең 123 вәкиленең 119ы - 96,7 проценты моңа ирешкән.

"Мин өстәмә сайлаулар уңышлы узды дип саныйм. Сайлаулар көнендә җитди тәртип бозулар турында хәбәрләр кермәде. Судка бирелгәннәр каралды һәм шул ук көнне алар буенча карарлар кабул ителде. Сайлау нәтиҗәләренә алар тәэсир итмәде", - дип җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/13/148247/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев