Әтнә таңы

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Конституциясе көне белән котлады

1993 елның 12 декабрендә Россиянең Төп законы кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, һәм чирек гасырга якын аның нигезләмәләре...

1993 елның 12 декабрендә Россиянең Төп законы кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Реклама

"Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, һәм чирек гасырга якын аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын һәм Ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, федератив дәүләт принципларын һәм демократик тәртип нигезләрен билгеләде, илнең территориаль бөтенлеге сакланып, аның икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга нигез салды. Быел көз Россия Федерациясенең иң югары закон чыгару органына - VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булды. Яңа депутатлар корпусы Конституция нигезендә Россия законнарын алга таба да үстерү һәм хокук тәртибен ныгыту эшен дәвам итәр, рухи күтәрелеш һәм инновацион яңарыш стратегиясен, илебезнең халыкара абруен арттырыр, алган барлык йөкләмәләрен дә үтәр дип ышанабыз.

Кадерле дуслар! Татарстан Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә үзенең демократик кыйммәтләргә һәм гуманизм идеалларына турылыклы булуын һәрдаим раслап килә. Конституция көне Ватаныбызның тарихи бөеклеген саклап калуда һәм аны тагын да ишәйтүдә булган ихлас омтылышыбызны берләштерә... - чыганактан укыгыз!

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/12/131123/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: