Фәрит Мөхәмәтшин Гөлгенәнең кулын кысты
Казанда "Парламент дәресләре-2013" кысаларында Татарстан республикасы конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Бу уңайдан, Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гөлгенә Шиһапова "Татарстан дәүләт символлары" темасына рәсем бәйгесендә катнашып, өченче дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Бүләкләрне премьер-министр Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырган. Чарада фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов,...
Казанда "Парламент дәресләре-2013" кысаларында Татарстан республикасы конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Бу уңайдан, Күңгәр мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гөлгенә Шиһапова "Татарстан дәүләт символлары" темасына рәсем бәйгесендә катнашып, өченче дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Бүләкләрне премьер-министр Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырган.
Чарада фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, депутатлар Рәзил Вәлиев, Шакир Яһудин, Римма Ратникова катнашкан. "Бәйрәм программасы искиткеч итеп әзерләнгән иде. Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге булдырган өчен район хакимиятенә зур рәхмәт", - дип хәбәр итте Күңгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Фатыйхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев