Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Футболчыларыбыз – өченче!

Районның 2002-2003 елгы футболчы егетләре составындагы команда зур уңышка иреште - Татарстан Республикасының Спартакиада кысаларындагы чемпионатында катнашып, III урын яулап кайтты. Бу очракта футболчыларның һәрберсен телгә алу дөрес булыр. Таһир Хәкимуллин, Инсаф Бадиков, Булат Абдуллин, Эльвир Галимҗанов, Илнар Гыйниятов, Булат Мөхәмәдҗанов, Игорь Архиреев, Вагиз Зиннәтуллин, Алмаз Гарипов, Сәйдәш Сабирҗанов, Рәмис...

Районның 2002-2003 елгы футболчы егетләре составындагы команда зур уңышка иреште - Татарстан Республикасының Спартакиада кысаларындагы чемпионатында катнашып, III урын яулап кайтты.
Бу очракта футболчыларның һәрберсен телгә алу дөрес булыр. Таһир Хәкимуллин, Инсаф Бадиков, Булат Абдуллин, Эльвир Галимҗанов, Илнар Гыйниятов, Булат Мөхәмәдҗанов, Игорь Архиреев, Вагиз Зиннәтуллин, Алмаз Гарипов, Сәйдәш Сабирҗанов, Рәмис Хәкимҗанов һәм Марсель Сәгъдуллин районнар һәм кечкенә шәһәрләр арасында барган бәйгеләрдә бик яхшы чыгыш ясадылар. Биредә араларында 2005 елгылар булуын да әйтсәк, искитмәле нәтиҗә бу. Май аенда Балык Бистәсендә узган матчларда 2 урын алып, аннан соңгы этапка үттеләр. Анысы Чистайда узды. Биредә дә яшь футболчыларыбыз 2 урын алдылар һәм Кама Тамагындагы финал өлешенә уздылар. Инде монысы ук зур уңыш, тик безнекеләр булганына канәгать булып утыра торганнардан түгел, афәрин. Беренче ярымфинал уенында оттыргач та төшенкелеккә бирелмиләр, 3-4 урын өчен уенда уртак исәпкә уйнарлык көч табалар. Ә пенальтиләр сериясендә җиңү яулыйлар. Шулай итеп Кубок, диплом һәм медальләр яулап кайталар. Ә иң мөһиме - Татарстан Спартакиадасында безнең районга баллар өстәлә. Җиңү яулап кайт­кан футболчы егетләрне районның Яшьләр эше һәм спорт бүлеге, шулай ук спорт мәктәбе җитәкчеләре Рамил Шәйхиев, Ирек Мөхәммәтшин каршы алды. Котлау сүзләреннән тыш, зур спорттагыча кубокка салып тәмле су эчү дә, бергәләп истәлек фотоларына төшүләр дә булды. Җитәкчеләр алдан ук әзерләнеп, җиңеп кайтуларын көтеп торганнар.
Бу уңышларның ба­шында тренерлары Таһир Вәлиуллинның гаять зур хезмәте ята. "Бу елгы футболчыларның нигезе 2011 елда ук оешты", - ди ул. Үзе бик гади итеп әйтсә дә, шу­шы уңыш артында ника­дәр тынгысыз хезмәт ятуын чамалыйсыздыр. Узган елларга күз салыйк: әлеге команда заманында районнар һәм кечкенә шәһәрләр арасында барган Татарстан беренчелегендә 4 урын алган иде. Саба, Арча, Биектау, Кукмара кебек зур районнар, шулай ук Питрәч, Лаеш, Буа, Тәтеш, Мамадыш кебек шәһәр командаларын җиңеп иреште алар бу югарылыкка.
- Әти-әниләргә рәхмәтем чиксез. Балаларының әледән-әле теге яки бу шәһәргә баруларына каршы килмиләр, - ди Таһир Рәфкать улы.
Биредә тренерның гаять яхшы тәрбияче дә булуын ассызыклау кирәк. Уеннарда гына түгел, тренировкаларда да сүгенергә, кычкырырга, этешергә-төртешергә ирек бирми ул. Андый очрак булса, футболчылар янына очып килеп җитә. Ә сугу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Иң кызыгы шул - футболчы балалар бик яраталар, хөрмәт итәләр аны. Элег­рәк бер футболчы егетне - Альмир Латыйповны "Рубин" командасына махсус карау­ларга чакыр­ганнар иде. Инде шунда ук Сәйдәш Сабирҗановны чакыралар. Ә команданың гомуми күрсәткеченә килсәк, Чистай командасы тренеры: "Мин 60 мең халкы булган шәһәрдә дә әллә ни көчле команда туплый алмыйм, сездә күпме халык яши соң?" - дип гаҗәп­ләнгән.
"Иң беренче чиратта эшеңне белергә, яратыр­га һәм футбол уйнарга килгән балаларны хөрмәт итәргә кирәк", - дигән фикердә тренер.
- Эш белән бәйле кыенлык бер генә - бездә яхшы, тигез, стандартлар буенча төзелгән зур стадион юк. Бөтен хыялым - шул, - ди тренер.
Әйтүенчә, монысы - зур футболдагы уңышлар, алда мини-футбол бәйгеләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев