Әтнә таңы

Фәйзи Галиев: Сугыш газапларын кичерергә әни догалары булышты – “Әтнә таңы”

Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче сугыш ветераны, язучы Фәйзи Галиев - республикабызның легендар шәхесе. Унҗиде яшендә Бөек Ватан сугышына киткән Фәйзи ага унынчы дистәсен ваклавына да карамастан, шөкер, күңел көрлеген, җитезлеген әле дә җуймаган. Бөек Ватан сугышы ветераны белән аралашканда аның гади кеше түгеллеген чамалыйсың. Хезмәт, җир кешесенең...

Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче сугыш ветераны, язучы Фәйзи Галиев - республикабызның легендар шәхесе. Унҗиде яшендә Бөек Ватан сугышына киткән Фәйзи ага унынчы дистәсен ваклавына да карамастан, шөкер, күңел көрлеген, җитезлеген әле дә җуймаган.

Бөек Ватан сугышы ветераны белән аралашканда аның гади кеше түгеллеген чамалыйсың. Хезмәт, җир кешесенең төпле фикерле, кыю солдат һәм җитәкче дә булуы аның карашыннан, йорт-кура тирәсендә кайгыртучан хуҗаларча йөрүеннән үк сизелә. Ярты гасыр колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи ага ныклы гаилә корган, хәтта иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Җәмәгате Бибисара апа белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк гаилә булып гомер иткәннәр. Хуҗалык йөген тарткан кешенең утырып ашарга да вакыты юклыгын барыбыз да яхшы белә. Ә Фәйзи ага 24 сәгатьлек тәүлекне ничектер 26 сәгатьлек итү җаен белгәнме соң? Һәрхәлдә, ул вакытның һәр мизгелен файдалы гамәлләргә сарыф иткән. Фәйзи Галиев - 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Сугыш ветераны дәһшәтле еллар белән бәйле хатирәләрен яңартырга кереште:

- Безнең районда Әтнә базары үтә иде. Үз эшләребез буенча шунда барган идек. Бервакыт базар буйлап кешеләр тыз-быз чабыша башлады. "Сугыш башланган, сугыш башланган!" - дип кычкыралар. Бөек Ватан сугышы башланганын беренче мәртәбә шунда ишеттем. Базардан халык таралышты. Без дә моңсу гына авылыбызга юнәлдек... Озак та үтмәде, авылда ыгы-зыгы купты, халык хафага төште. Авылдашларга повесткалар килә башлады. Беренче төркем - сигез кешегә килгән иде. Аларны тыйнак кына мәҗлесләр оештырып, фронтка озатырга керештеләр. Хатын-кызлар, яшьләр мәҗлесләрдә сугыш турында такмаклар әйтә иде... Авыл урыныннан купты. Колхоз рәисе ат арбасына басып нотык сөйли иде. Җиңеп кайтыгыз, без сезнең белән горурланабыз, дип китүчеләрнең күңелләрен күтәрә торган иде. Күп тә үтми, авылга кайгылы хатлар килә башлады. Фәйзи ага ул чорда комсомол оешмасы секретаре була. Ул заманда яшьләрне даими рәвештә җаваплы эшләргә җәлеп итәләр. Сугышка китүчеләрне районга озату, эвакуацияләнгәннәрне урнаштыру, солдатларга халыктан кирәк-ярак җыеп фронтка озату - боларның барысын да комсомоллар башкарган. Фәйзи Галиев унҗиде яшеннән үзе дә армия сафларына алына.

1925 елгы егетне Сарапул шәһәрендәге пехота училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин укуын тәмамларга да өлгерми, фронтка китеп бара. - Училищеда укып йөргән җирдән, безне Ярославль шәһәренә җыйдылар. Биредә Россиядәге барлык хәрби уку йортлары курсантларыннан аерым дивизия төзелде. Кичке якта барыбызны да эшелоннарга төяп, Мәскәү ягына озаттылар. Шәһәрләр караңгы, йортларның бөтен тәрәзәләренә кәгазь ябыштырганнар. Смоленскига таба юл тоттык. Белгород шәһәрен үттек. Бу тирәләрдә бик каты сугышлар барган. Беренче мәртәбә үлгән солдатларны биредә күрдек. Арада немец солдатларының мәетләре дә бар. Бөтен җирдә мәет исе. Һавадан күреп бомбага тотмасыннар өчен, күбрәк төннәрен хәрәкәт итә идек. Сазлыкларга бүрәнә җәйгәннәр. Шул бүрәнәләрдән егылмаска тырышып барабыз. 2-3 чакрымга сузылган сазлыкларда батып калучылар да булды. Үлгән кешеләр полосасын үткәннән соң, тукталдык. Каршыда - немецлар. Безне нибары 1 чакрым да 600 метр аерып тора. Хәтта кычкырган тавышлары да ишетелә. "Әйдә, икмәк бирәбез", - дип рус фамилияләрен кычкыралар. Грачев, Медведев, Зайцев дигән фамилияләр әйтеп, совет солдатларын үрти торганнар иде. Траншеяләр казылган иде инде, шунда үзеңә яшеренеп, дошманга каршы атарлык урын ясарга кирәк. Хаҗәтләребезне үтәр өчен дә аерым чокыр казыдык. Күренеп йөрсәң, немец атып үтерә бит. Снайпер күзәтеп кенә тора. Безнең белән Урта Азия халыклары да бар иде. Бер көнне таң алдыннан үзбәк егете брустверга менеп баскан. Ата башладылар, үзбәкләр яралы иптәшләрен коткарырга ташланды. Командирлар: "Төшегез аннан!" - дип кычкыра. Шул арада немецлар берничәсен атып та екты. Урта Азия халыкларында мәет янында кычкырып елау гадәте бар икән. Кызганып карап тордык. Күпләр бер мәртәбә дә мылтыктан ата алмыйча траншеядә ятып калды... Һөҗүмгә күтәрелгәнче, шунда ук җир казып казаннар утыртып ясалган "мунча"да санитарлар килеп бетлеләрне эшкәртте, яхшылап юындык... Кыюлык өчен 100 грамм аракы бирә торганнар иде. Мин үз өлешемне эчмәдем, башкаларга биреп бардым. Аллага шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Туксаннан узып барам менә.

Фәйзи абыйның әнисе бик хикмәтле, дини хатын булган дип сөйли авылдашлары. Абыстайдан дин сабаклары алган, һәр эшен бисмилла әйтеп башлаган ана улына да гел бәхетле тормыш кына теләп яшәгән. Әнисе аның кесәләренә догалар язып сала торган була. Фронтка киткәндә әнисенең догалары аңа сугыш газапларын кичерергә ярдәм иткәндер. Фәйзи ага сугышта каты яралана... Сул ягын бөтенләй сизми. "Сул аякка зыян килә, күн итек кан белән тула. Ә оекбашта әнинең догасы тегелгән иде. Сул кулбашым яраланды. Бер авылда кыр госпиталендә операция ясадылар. Сул як иңбашым эшләмәде", - дип хатирәләрен яңарта ветеран.

Смоленск шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланганнан соң, дүрт ай госпитальдә дәвалана. Аннан соң Авылда аны җиңел тормыш көтми. Карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына калган авылда егетне ферма мөдире итеп куялар. Озак та үтми, 1944 елда авылдашлары Фәйзи аганы колхоз рәисе итеп сайлый. Аңа бик мескен, авыр хәлдә калган хуҗалыкны аякка бастыру бурычы куела. Ул җитәкләгән хуҗалык республикада беренчеләрдән булып миллионер хуҗалык дәрәҗәсенә күтәрелә. "50 ел эчендә бер хуҗалыкны да таркатмадык... Колхозчыларга рәхмәт. Бөтен халыкка тынычлык теләр идем. Кабат сугыш газаплары кичерергә язмасын", - ди күпне күргән, утлар-суларны кичкән авыл аксакалы. Узган ел 90 яшьлеген билгеләп узган аксакалны дәүләт җитәкчеләре дә хөрмәт итә. "Сез - легендар кеше, зиһенле һәм инициативалы рәисләрнең берсе, сез республика җитәкчелегенең ышанычлы таянычы булдыгыз", - ди аның хакында Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Фәйзи Галиев гомере буе авыл халкы өчен тырышкан фидакарь зат. Җитәкче урында эшләсә дә, анда язучылык куәсе көчле. Язганнарында да авыл хезмәтчәннәре, җир кешеләренә дан җырлана. гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп, 1943 ел азагында туган авылына әйләнеп кайта. - Мин үз авылым халкына хезмәт иттем. Дәүләттән бер тиен дә алмыйча, республикада беренчеләрдән булып авылга газ керттек. Колхозчыларга рәхмәт, алар мине күтәрде, - ди Фәйзи Галиев.

Ә аның каләм әһеле буларак җитлегүендә, Язучылар берлегенә кабул ителүендә Гариф Ахуновның роле зур булган. Фәйзи ага бүген дә кулыннан каләмен төшерми. Бай хезмәт тәҗрибәсенә һәм башыннан кичкән гыйбрәтле хатирәләренә таянып, авыл халкының фидакарь хезмәтен, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм тормыш итүгә, яшәүгә нисбәтле уй-хисләрен фәлсәфи-аналитик планда тасвирлаган «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә - күңелем бишеге» (1998) исемле документаль повесть жанрындагы әсәрләре белән Фәйзи Галиев үзенең сәләтле каләм иясе икәнлеген дә исбатлады. Бүгенге көндә ул 1954 елда үз куллары белән салган йортында төпчек улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә. Хатыны Бибисара апа инде гүр иясе. - Бәхетне кешегә савытка салып бирмиләр, - ди Фәйзи ага. - Бәхетне үзең төзергә, кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәк! Үз бәхетен үзе төзегән бу ил агасына сокланмый мөмкин түгел. Белешмә: Фәйзи Галиев - ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. ТАССР, СССР Югары Советы депутаты булган. 5 китап авторы. 2015 елда "Безнең көннәр" дигән җыентыгы дөнья күрде.

Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотосы

Чыганак: Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: