Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин: “Гүр сәдакасы дип билгеләнгән сәдака юк“

Кардәшләребездән еш кына мәрхүмне соңгы юлга озату, сәдака бирү кебек гамәлләргә карата сораулар килә. Без аларны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга юлладык. - Габделкәрим хәзрәт, мәет өчен гүр сәдакасы бирү мәҗбүриме? - Гүр сәдакасы дип билгеләнгән сәдака юк. Шиһабеддин Мәрҗани "Әл-барк әл-вамид" китабында аны бидгатьләр (дингә кергән яңалыклар) җөмләсенә кертә....

Кардәшләребездән еш кына мәрхүмне соңгы юлга озату, сәдака бирү кебек гамәлләргә карата сораулар килә. Без аларны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга юлладык.

- Габделкәрим хәзрәт, мәет өчен гүр сәдакасы бирү мәҗбүриме?

- Гүр сәдакасы дип билгеләнгән сәдака юк. Шиһабеддин Мәрҗани "Әл-барк әл-вамид" китабында аны бидгатьләр (дингә кергән яңалыклар) җөмләсенә кертә.

- Үлгән кешене жәлләп яки артык кайгырып бик озак еларга ярамый. Югыйсә, ул су эчендә ята, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

- Үлгән кеше исән кешенең гамәле сәбәпле газапланмый. Бары тик үзе мин үлгәч елагыз дип васыять итеп калдырса гына шулай дип әйткәне һәм елаганнары өчен газапланыр. Мәеткә зыяны булмаса да, безнең динебездә кычкырып елау тыела.


- Кешене күмгәндә каберенә туфрак сибү гадәте каян килә?

- Кабергә мәет ләхетен каплагач өч тапкыр туфрак ыргыту - сөннәт эш. Аны Пәйгамбәребез үтәгән.

- Вафат булган кешегә берни ярдәм итми, диләр. Тик шулай да алар безнең догаларга мохтаҗмы?

- Кеше вафат булгач аңа файда китерә торган нәрсә өчәү. Шуның беррсе - үзенең алдан кылып калдырган гамәлләре. Икенчесе - савабы аңа ирешсен дип исәннәрнең кылган гамәлләре. Өченчесе - Аллаһының үзенең рәхимлеге.

- Сәдаканы биргәндә әрвахлар рухына барып ирешсен дияргәме, әллә аның исеменнән дип тапшырыргамы?

- Сәдака биргәндә савабы фәлән фәлән улына (кызына) ирешсен дип теләргә кирәк. Аның исеменнән аның өстендә фарыз булып калган эшләрне генә эшләп була. Ә нәфел сәдакаларның савабы ирешүен генә телисе кала.

- Кайберәүләр кәфенлекне алдан алып куярга курка. Ул үлемне чакырып тора, диләр.

- Кәфенлекне алдан алып кую зыян итми. Үлем һәркемгә бер секунд иртә яки кичегеп килми, үз вакытында килә.

- Кәфенлеккә дога тыгып калдыру гадәте дә бар дип ишеткәнебез бар.

- Кәфенлеккә дога тыгу диндә юк. Акыл белән уйлап карасаң да файдасыз эш. "...болар барысы да нигезсез вә бидгать булган, Исламның рухына, тәгълимәтенә каршы килә, мәет өчен файдасыз булган нәрсәләрдер" - диелә Галимҗан Баруди 1916 елда 14нче сан белән чыккан "Әд-дин вәл-әдәб" журналында.


- Татарларда мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү гадәте бар. Аны кайбер якларда үлгән, ә кайбер төбәкләрдә җирләгән көненнән башлап исәплиләр. Кайсы дөресрәк?

- Гадәт икән, димәк, аның дингә катышы юк. Шуңа күрә аның уздыру көннәрен дә дин билгеләми. Кайда ничек уздырырга күнеккәннәр, шулай кала.

- Мәетне юганда җиде комган су гына кулланырга кирәк. Комганны җиргә, идәнгә куеп торырга ярамый, кулдан-кулга гына йөртергә кирәк, диләр. Болары да уйдырма гынамы?

- Мәет җиде кат юыла. Гадәттә, бер юуга бер комган су бетә. Ләкин комган кечкенә булса һәм юу өчен җитмәсә, комган белән санамаска кирәк, ә җиде тапкыр юарга кирәк. Кулдан-кулга йөртүнең мәгънәсе су чиста һәм җылымса калсын, буталмасын өчен генә.

- Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?

- Хатын-кыз зират әдәбен саклап зиратка кереп гыйбрәтләнсә, мәет өчен дога кылса, сәлам бирсә, еш йөрмәсә, зыян юк.

Чыганак: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18840-gabdelkәrim-hәzrәt-gyiyzzәtullin-"gүr-sәdakasyi-dip-bilgelәngәn-sәdaka-yuk".html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев