Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габделрәхим эшен дәвам итүчеләр

. Газетада "Картаны төзүче - Әтнә кешесе" исемле мәкалә дөнья күргән иде. Анда татар телендәге беренче географик картаның Олы Әтнәдә туып-үскән Габделрәхим Габдерәшит улы тарафыннан төзелүе турында бәян ителгән. Карта 1861 елда Казанда басыла һәм җир шарының Европа белән Азия өлешен эченә алган була. Бу кеше 1834 елның 22 апрелендә...

. Газетада "Картаны төзүче - Әтнә кешесе" исемле мәкалә дөнья күргән иде.

Анда татар телендәге беренче географик картаның Олы Әтнәдә туып-үскән Габделрәхим Габдерәшит улы тарафыннан төзелүе турында бәян ителгән. Карта 1861 елда Казанда басыла һәм җир шарының Европа белән Азия өлешен эченә алган була.

Бу кеше 1834 елның 22 апрелендә Кушлавыч волостенә кергән, Олы Әтнәдә үткәрелгән ревизия язуларында булырга тиеш дип уйлап, авылдагы 263 гаиләне дә карап чыктым. Әтнәдә ул заманда ике гаиләдә Габделрәхим Габдерәшит улы яшәгән булып чыкты. Берсе - 1804-1861 елларда гомер иткән. Ул нәселдән хәзер Радио урамында Әскаров Мәхмүд абый яши. Икенчесе - 1817 елда туган, 1850 елда үткәрелгән ревизия язуында аның 1825 елда туган җәмәгате Зөһрә Шәмсиева да күрсәтелгән. Балалары ул ревизиядә дә, 1882-1890 елларның гаиләләр исемлегендә дә юк. Гаиләләр исемлегендә аларның исемнәрен дә тапмадым. Әгәр ул 1868 елда Олы Әтнәдә үлгән булса, күрсәтелгән булыр иде. Шулай итеп беренче татарча географик картаны төзүче Габделрәхим Габдерәшит улы 1817 елда туган дигән фикергә килдем. Шуның өстенә ул мөгаллим минем тормыш иптәшем Наилә Габделхәй кызының әнисе нәселеннән булып чыкты. Наиләнең 1733 елда туган 7 буын бабасы Муса Мөрсалим улының оныгы Габделрәхимнең эшен дәвам итүчеләр ул нәселдә шактый. Тормыш иптәшем 35 ел 2 мәктәптә һәм техникумда математика укыта, озак еллар информатика фәнен дә укытты. Бертуган сеңлесе Гөлшат озак еллар иске Мәңгәрдә мәктәп директоры булып эшләп, оптимальләштерүдән соң, Олы Мәңгәр мәктәбендә укыта. Кызы Алсу да Комыргуҗа һәм Түбән Көек мәктәпләрендә химия фәнен укыта башлады. Шул нәселдән Габдрахманов Рамил Наил улы озак еллар мәктәптә һәм Әтнә техникумында физика укыта, Шәрәфетдинов Ринат Әнвәр улы Казан химик технологияләр университетынгда 40 ел фәнни эштә һәм физика укытаАның улы Ирек тә шул ук университетны тәмамлап, Англиядә 6 ай стажировка үтә һәм 3 ел Дания башкаласы Копенгагенда укыта. Фәнни эшләр алып бара. Габделрәхимнең эшен дәвам итүче туганнарын укытучылар көне белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев