Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдулла Тукай укулары - "Әтнә таңы"

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без - Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы Кырлай авылына килеп керүгә үк сизелде. Ул көнне, нәкъ Тукай абый язганча, кояшы да, яңгыры да һәм хәтта кары-бозы...

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без - Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы Кырлай авылына килеп керүгә үк сизелде.
Ул көнне, нәкъ Тукай абый язганча, кояшы да, яңгыры да һәм хәтта кары-бозы булса да, без күңелебезне төшермәдек, чөнки безне мәктәп ишеген ачып керүгә үк, елмаеп, милли кием кигән укучылар, укытучы абый-апалар каршы алды. Берара ничектер уңайсыз да булып китте: безнең кебек бала-чаганы бер төркем оештыручылар кулдан диярлек җитәкләп йөртәләр, һәрберсен яхшылап аңлаталар, ачык чырай белән кунак итәләр. Теркәү вакытында ук һәрбер катнашучы конкурсантка аерым конвертка тутырылган истәлек-бүләк бирүдән башланган бу чара көн дәвамында күтәренке рухта дәвам итте.
Габдулла Тукай укуларын Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефарович ачып җибәрде. Казаннан да бик күп кунак лар килгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан милли идарә җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, КФУдан Юсупова Нурфия Марс кызы, Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Юсупов Айрат Фаик улы кебек галимнәр, балалар шагыйрәсе Шарапова Йолдыз апа, "Тукай Фонды" Президенты Гыйлемханов Риман Солтан улы - мин истә калдыра алган кадәре генә. Конкурс 5 төркемдә барды. Бәйгедә катнашучылар арасында Азнакай, Актаныш, Тәтеш кебек ерак районнардан килүчеләр дә бар иде.
Төшке аштан соң Г. Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплекы белән таныштык. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Арча сәнгать мәктәбендә белем алучыларның моңлы җырлары, дәртле биюләре белән аралашып барды. Г. Тукай мирасын барлауда, иҗатын өйрәнүдә һәм мәңгеләштерүдә зур көч куючы бу чараны оештыручыларга барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев