Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадел Вафин табиблар өчен торак йортлар төзүне сорады

Министр, кадрлар белән бәйле катлаулы вазгыятьне хәл итү өчен, социаль мәсьәләләрне чишү кирәклеген билгеләп узды. (Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табибларны җәлеп итү өчен, аларны торак белән тәэмин итү кирәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин муниципаль берәмлекләр алдына шундый бурыч куйды. Министр Түбән Камада бер ел эчендә...

Министр, кадрлар белән бәйле катлаулы вазгыятьне хәл итү өчен, социаль мәсьәләләрне чишү кирәклеген билгеләп узды.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табибларны җәлеп итү өчен, аларны торак белән тәэмин итү кирәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин муниципаль берәмлекләр алдына шундый бурыч куйды.

Министр Түбән Камада бер ел эчендә шәһәр сырхауханәләрендәге кадрлар белән бәйле катлаулы вазгыятьне хәл итүгә ирешелгәнен билгеләп узды. 2017 елда Түбән Камада 40 тан артык белгеч эшкә урнаштырылган, аларның күпчелеге ("тар" белгечлектә - 24 кеше) сырхауханәләрдә эшли. "Бүген тармакка килгән белгечләр саны хисабына хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгуы белән бәйле туган дефицит кына каплана бара. Узган елда белем бирү системасында үзгәрешләргә бәйле рәвештә, аккредитациядән соң 117 кеше сырхауханәләргә урнашкан. Без резервларны социаль мәсьәләләрне хәл итүдә күрәбез (торак, балалар бакчалары һәм башкалар). Әйтик, Түбән Камада медицина хезмәткәрләренә 37 фатир бүлеп бирелгән", - диде Гадел Вафин.

Министр муниципаль берәмлек башлыкларына квалификацияле табибларны җәлеп итү бурычын куйды. "Баш табибларга бу мәсьәләне хәл итүдә максималь ярдәм күрсәтүләрен сорыйм", - диде. Ул бу мәсьәлә буенча Татарстан Президентына да мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сәламәтлек саклау министрлыгы торак йортлар төзү өчен Дәүләт Торак Фондына башкаладагы 3 җир участогын тапшырды. Шушы урыннарда медицина тармагында эшләүчеләр өчен арендалы торак һәм социаль ипотека программалары буенча йортлар төзи башларга дип, Сездән тиешле йөкләмәләр бирүегезне сорыйбыз", - диде.

Гадел Вафин, "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында" 326 нчы Федераль Закон кысаларында, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре программасы дәвам иттерелүен әйтте. Аның әйтүенчә, 2017 елда 61 белгеч эшкә урнашып, 1 млн сум компенсация алган.

Татарстан Хөкүмәте грантлары программасы буенча, былтыр 127 грант тапшырылган, шуларның 76сы Россиянең башка төбәкләре табибларына бирелгән.
29 гыйнвар 2018, 10:30 , Фото: http://minzdrav.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156946/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев