Әтнә таңы

Гадел яшәү- тормыш бизәге

Гел "5"легә укыйм үзем Беркөн авырып яттым. Шул сәбәпле берничә көн Өйдә "ял итеп "яттым. Сәламәтләнгәч, куанып, Мәктәбемә йөгердем. Сыйныфташларымның мине Сагынганлыгын күрдем. Тик бер малай гына мине Күрүгә шат булмады. Сәбәбен бик ачык итеп Шундук әйтеп тә салды. "Син югында без дә "5"ләр Ала башлаган идек. Син килгәч, алар...

Гел "5"легә укыйм үзем

Беркөн авырып яттым.

Шул сәбәпле берничә көн

Өйдә "ял итеп "яттым.

Сәламәтләнгәч, куанып,

Мәктәбемә йөгердем.

Сыйныфташларымның мине

Сагынганлыгын күрдем.

Тик бер малай гына мине

Күрүгә шат булмады.

Сәбәбен бик ачык итеп

Шундук әйтеп тә салды.

"Син югында без дә "5"ләр

Ала башлаган идек.

Син килгәч, алар яңадан

Реклама

Безгә аз калыр инде".

Сыйныфташымның сүзләрен

Тыңлап торган апабыз:

"Иркәнең тырышлыгына

Барыбыз сокланабыз.

Балалар, сез үзегез дә,

Бик тырышып укыгыз.

Кешеләргә мәрхәмәтле,

Юмарт, гадел булыгыз.

Бик бәхетле булырсыз сез

Әгәр шуны белсәгез.

Алдагы тормышыгызны

Гадел яшәп бизәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: