Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлгә тарыган кыз белән егетне коткарганнар

Әлеге хәл Чистай районында булган. (Казан, 24 август, "Татар-информ"). 23 августта 14.23 сәгатьтә коткару хезмәтенә Чистай янында Чулман елгасында бәлага тарыган кешеләр турында хәбәр керә. Урынга коткару хезмәте җибәрелә, дип яза "Вести КАМАЗа". Ачыкланганча, һава тутырылган матрастагы кыз елгада эчкә үк кереп киткән була. Аны коткарырга дип артыннан йөзгән егетнең...

Әлеге хәл Чистай районында булган.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 23 августта 14.23 сәгатьтә коткару хезмәтенә Чистай янында Чулман елгасында бәлага тарыган кешеләр турында хәбәр керә. Урынга коткару хезмәте җибәрелә, дип яза "Вести КАМАЗа".

Ачыкланганча, һава тутырылган матрастагы кыз елгада эчкә үк кереп киткән була. Аны коткарырга дип артыннан йөзгән егетнең дә хәле бетә. Коткаручылар көймә белән алар янына барып җиткәндә, кыз белән егет ярдан 1 чакрым ара китеп өлгергән була инде. Икесе дә коткарыла: 20 яшьлек кыз белән 21 яшьлек егетнең сәламәтлегенә зыян килмәгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев