Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Гаепле берәү генә... – мин!” Үзебез түгелме?!

Бик озак уйлап йөрдем бу сүзләрне, ел саен бер булса да әйтелә ул. "Агач киссәләр дә, карны койма буена өйсәләр дә, баганада ут янмаса да, урам чистартылмаса да гаепле мин... - штраф саласы булса да, ачуланасы, сүгәсе булса да мин бар..."- аңлап алгансыздыр, авыл җирлеге башлыгы сүзләре бу. Кем эшләсә...

Бик озак уйлап йөрдем бу сүзләрне, ел саен бер булса да әйтелә ул.

"Агач киссәләр дә, карны койма буена өйсәләр дә, баганада ут янмаса да, урам чистартылмаса да гаепле мин... - штраф саласы булса да, ачуланасы, сүгәсе булса да мин бар..."- аңлап алгансыздыр, авыл җирлеге башлыгы сүзләре бу. Кем эшләсә дә, елга бер тапкыр әйтеп ала. Арганлыктан, чарасызлыктандыр... Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов белән сөйләшкәндә дә ишеттем. "Урам чистартканда тракторлар карны койма буена да эткәли, кая куеп бетерсеннәр инде, капка алдына да өелеп кала, ә кешегә ярап булмый, урам чистартсаң да ярап булмый, чистартмасаң да. Барыбер бәйләнергә җаен таба. Чистартучы тракторларга көрәк белән кизәнүчеләр дә бар. Шушы көннәрдә Олы Әтнәнең җәяүлеләр йөри торган юлын чистартырга Арчадан экскаватор чакырттык. Балаларга йөрергә, олыларга йөрергә юл ачтык. Ә кайберәүләр шул ачылган юлга үз ишегалдындагы карны чыгарып өйде. Карап йөрим, урамнарны чистартабыз, чистартып китүгә адәм баласы ишек алдындагы, капка алдындагы карын чыгарып юлга өя башлый, янәсе трактор икенче чистартканда алып китә аны. Чистартып өлгермәсә... Урамга су чыгарып түгүчеләр дә бар, бозланып ката, тракторчылар изалана. Бик аңларга тырышып карыйм бу халыкны, аңлап бетереп булмый. Яхшылык эшләп тә ...

Дәвамын "Әтнә таңы" газетасыннан укырсыз.

СүриЯ Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев