Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаеткә - коймак

Гаеткә - коймак! Элек-электән татар халкы, аеруча хатын-кызларыбыз мәчеткә Гает намазы укырга киткән ирләрен коймак пешереп каршы алганнар! Бу- борын-борыннан килгән йола безнең көннәрдә дә дәвам итә. Дингә кереп бетә алмаучылар да, уразасын тулысынча тота алмаучылар да, динне хөрмәт итүчеләр дә иртән торып пешерәләр коймакны. Показать полностью.. Гает көнне өч...

Гаеткә - коймак! Элек-электән татар халкы, аеруча хатын-кызларыбыз мәчеткә Гает намазы укырга киткән ирләрен коймак пешереп каршы алганнар! Бу- борын-борыннан килгән йола безнең көннәрдә дә дәвам итә. Дингә кереп бетә алмаучылар да, уразасын тулысынча тота алмаучылар да, динне хөрмәт итүчеләр дә иртән торып пешерәләр коймакны. Показать полностью.. Гает көнне өч йортта пешкән коймакны авыз итүче аеруча бәхетле санала. Таба исе чыгарып башланган көн тәм-том пешереп, сыйланып, кунакка йөреп, зиратларны зыярәт кылып дәвам итә. Ә аның Хөкүмәтебез тарафыннан ял көне итеп билгеләнүен мөселманнарга хөрмәт дип аңлау кирәк. Коймак пешерәбез 300 грамм бодай оны, 2 йомырка, 3/4 стакан сөт, 0,5 стакан кайнап суынган су, 1 чәй кашыгы ак май, 1,5 аш кашыгы туң май, тәменчә шикәр комы,тоз, чүпрә алына. Күләмен гаиләгез зурлыгына карап, арттырып та алырга мөмкин. Йомырканың сарыларын аерып алып, сөткә кушып болгатабыз,су, ак май өстибез. Тоз, шикәр комы кушабыз. Чүпрәне он кушып болгатканда салабыз. Соңрак күперткән йомырка агын өстибез дә, тагын болгатабыз. Камырның куелыгы- кем ничек ярата, берәүләр калынрак коймакны үз итә, икенчеләргә юка коймак кирәк, шуңа күрә чама белән эшлибез, һәрхәлдә куе каймак хәлендәге камыр була ул. Кабарырга куябыз. Әчкелтем тәмле коймак кирәксә, кабарып менгәч, камырны берничә мәртәбә болгатып төшерәбез. Кирәкмәсә, кабарып менгәч, пешерә башласаң да була. Коймакны, кабарган камырны болгатмыйча гына, шул күпергән көе пешерәләр. Кемдер табаны туң май белән майлап пешерә, ә кемдер коры табада пешереп, соңрак ак май белән майлый. Ничек пешерсәң дә тәмле була коймак. Кайнатма, бал белән табынга бирәләр. Тәмле булсын! Элек-электән татар халкы, аеруча хатын-кызларыбыз мәчеткә Гает намазы укырга киткән ирләрен коймак пешереп каршы алганнар! Бу- борын-борыннан килгән йола безнең көннәрдә дә дәвам итә. Дингә кереп бетә алмаучылар да, уразасын тулысынча тота алмаучылар да, динне хөрмәт итүчеләр дә иртән торып пешерәләр коймакны. Показать полностью.. Гает көнне өч йортта пешкән коймакны авыз итүче аеруча бәхетле санала. Таба исе чыгарып башланган көн тәм-том пешереп, сыйланып, кунакка йөреп, зиратларны зыярәт кылып дәвам итә. Ә аның Хөкүмәтебез тарафыннан ял көне итеп билгеләнүен мөселманнарга хөрмәт дип аңлау кирәк. Коймак пешерәбез 300 грамм бодай оны, 2 йомырка, 3/4 стакан сөт, 0,5 стакан кайнап суынган су, 1 чәй кашыгы ак май, 1,5 аш кашыгы туң май, тәменчә шикәр комы,тоз, чүпрә алына. Күләмен гаиләгез зурлыгына карап, арттырып та алырга мөмкин. Йомырканың сарыларын аерып алып, сөткә кушып болгатабыз,су, ак май өстибез. Тоз, шикәр комы кушабыз. Чүпрәне он кушып болгатканда салабыз. Соңрак күперткән йомырка агын өстибез дә, тагын болгатабыз. Камырның куелыгы- кем ничек ярата, берәүләр калынрак коймакны үз итә, икенчеләргә юка коймак кирәк, шуңа күрә чама белән эшлибез, һәрхәлдә куе каймак хәлендәге камыр була ул. Кабарырга куябыз. Әчкелтем тәмле коймак кирәксә, кабарып менгәч, камырны берничә мәртәбә болгатып төшерәбез. Кирәкмәсә, кабарып менгәч, пешерә башласаң да була. Коймакны, кабарган камырны болгатмыйча гына, шул күпергән көе пешерәләр. Кемдер табаны туң май белән майлап пешерә, ә кемдер коры табада пешереп, соңрак ак май белән майлый. Ничек пешерсәң дә тәмле була коймак. Кайнатма, бал белән табынга бирәләр. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев