Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галим фикере - "Әтнә таңы"

Америка галиме Брюс Липтон фикеренчә, экстрасеанс, гипноз, медитация кеше геннары эшчәнлеген үзгәртә ала. Мистиканың монда бер катнашы да юк, дип саный ул.

Эш шунда, психологик тәэсир организмның биологик халәтен үзгәтергә сәләтле.

- Плацебо эффекты, ягъни авыруга дару урынына "пустышка" бирү турында барлык табиблар да белә. Дөрестән дә, авыру савыга да бит, - ди ул.

Галим дә экспериментлер аркылы ышану, медитация ярдәмендә кирәкле геннарны "кабызып", кирәкмәгәннәрен "сүндерергә" һәм организмдагы процессларга молекуляр дәрәҗәдә төэсир итәргә мөмкин дигән фикердә.

Без 5 % акылыбыз белән генә идарә итәбез, калган 95 % ял итә. Ягъни, зур күпчелек савыгып буласына ышанмый, ә ышанырга кирәк. Бу очракта организмдагы генетик үз-үзеңне савыктыру программасы эшли башлый. Бу юлда булган барьерны экстрасенс һәм гипнозчылар җимерә ала. Моннан тыш генетик механизмнарга диета һәм физик упражнениеләр ярдәмендә дә тәэсир итеп була.

Липтон, медицинаның киләчәге фармацевтик индустрия белән бәйле, ди. Ачыкланып җитмәгән уй-фикерләр (подсознание) аркылы организмның генетик системасына тәэсир итә башлагач кына, фармацевтикада революция ясалды дияргә мөмкин. Шул вакытта кеше геннар буенча килгән язмышын үзгәртә алачак. Галим шулай дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев