Галимнәр чаң суга: «Зәңгәр күлдә коенырга ярамый!»
Казанның Щербаково бистәсе янәшәсендәге Зәңгәр күлдә ел әйләнәсе су җылылыгы 6 – 8 градус тора. Биредә, сәламәтлек өчен файдалы дип, коенучылар бик күп. Кышын да, язын да, көзен дә су керәләр. Быелгы эссе җәйне әйтеп торасы да юк. Халык биредә ял итәргә яратса да, галимнәр чаң суга: әгәр болай дәвам итсә, 10 елдан Зәңгәр күл юкка чыгарга мөмкин.
Бу хакта КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева белән сөйләштек.
– 2000 елдан бирле безнең хезмәт коллективы күлләрне өйрәнә. 2010 елда бу темага ике китап чыгардык. Монда барысы да тәфсилләп язылган. Күлләрне фәнни яктан өйрәнеп, байтак кына тикшерүләр үткәрдек. Щербаководагы күлнең уникальлегенә тагын бер кат инандык, – ди ул. – Мондый күлләр Россиядә бик аз. Аларны сакларга кирәк. Бездәге кебек күл Мари Илендә «Мари Чадра» тыюлыгында гына бар. Анда, дәвалану өчен суын алсалар да, коенмыйлар. Ә бездә бар да башкача. Щербаководагы күлнең тирәнлеге элек 27 метр булса, ул көннән-көн саега. Хәзер 19 метрны тәшкил итә.
Нәфисә Минһаҗева быелгы эсседә биредә су коенырга ярамаганын кат-кат кисәтә. Әмма аңа карап кына коенмыйча тормыйлар. Бистәдә яшәүчеләр күл янәшәсендә акча эшләүчеләрдән зарланып та еш шалтырата икән. Анысы кыш айларында булган. Баксаң, тәгәрмәчле мунча урнаштырып, биредә чабынып, аннан суга сикереп коенучылар кыш буена туктап тормаган. Хәзер эссене сәбәп итәләр, ди профессор.
– Бу күлгә карап сокланырга кирәк. Килгән кешеләр өчен әнә шундый хозурлана торган урыннар ясарга киңәш итәр идем. «Россиянең табигый мирасы» дип аталган китапка Татарстаннан ике генә объект кергән. Берсе – Идел-Кама тыюлыгы, икенчесе – Зәңгәр күл. Әмма әлегә кадәр Зәңгәр күлнең табигый кыйммәтен аңлаучы юк.
Нәфисә Минһаҗева, күл суын эчәргә ярамавын да искә төшерде. Аның составында сульфат күп икән. Халык, дәвалый дип, суны бишәр литрлы шешә белән ташый, ди.
– Суны литрлап түгел, берничә йотым эчү дә җитә. Ә күлне пычратырга ярамый. Мунчадан соң тәндәге пычрак суга эләгә икән, ул аның составын үзгәртә. Кеше күп коенган саен, күл авырлык кичерә. Соңыннан, су пычранган, җыештырырга кирәк, дип йөри башлыйлар. Бу күлгә кагылырга да ярамый. Ул үзен үзе чистарта. Моннан 6-7 ел элек күлнең хәле начарлана башлады. Зәңгәр төсе кимеде. Табигать үзенә тыкшынганны яратмый бит ул, – ди ул.
Баксаң, баштарак салкын суда коену рәхәтлек бирсә дә, еллар узгач, бик күп төрле авырулар калкып чыгарга мөмкин икән. Бу хакта Нәфисә Минһаҗева да әйтеп үтте.
– Салкын күлдә коенып, соңыннан бик озак хастаханә юлларын таптаучыларны да беләм. Кеше табигать хакында кайгыртмаса, һич югы үз сәламәтлеген уйлап, күлгә чуммасын иде, – ди ул.
Җырчы Айсылу Габдинова бу күлдә еш кунак.
– Беренче тапкыр моннан биш ел элек коена башладым. Шуның өч елын бик еш йөри башладым. Беренче су кергән көнемне дә хәтерлим. 7 май иде ул. Әле агачларның яфраклары да юк, салкынча иде. Шулай да коендым. Күл үзенә тартып тора. Бик рәхәтләнеп йөзәм. Аны буыннар өчен файдалы диләр. Коенганнан соң алтын алка, йөзекләр ялтырап китә. Анда коенгач, көч артуын сизәсең. Энергияң арта. Коенырга ярамый дигән сүз белән килешеп бетмим. Минем танышларым арасында ел дәвамында көн саен йөзүчеләр дә бар. Шушы күлдә йөзә башлагач, сәламәтлегем ныгып китте. Ни әйтсәләр дә, хәзер инде бу суга кермичә тора алмыйм.
Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков та, кешегә ияреп, Зәңгәр күлгә су коенырга барган булган.
– Мин анда бер генә тапкыр бардым. Башка кирәксенмәдем. Фәрит Мифтахов кызыктырды да мин дә йөзеп карамакчы булдым. Бәлки, гел коенсаң, организм ияләнәдер, рәхәттер дә. Тагын шунысы бар – салкын суда коенып, авырып китәргә дә мөмкин. Монда коену, бәлки, бер ияләнгән кешегә чәй эчкән төсле генәдер дә инде ул. Тик бу минем өчен түгел.
Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/29516/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев