Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимнәр коронавирусны ИВЛ-аппаратыннан башка гына дәвалау алымын тапкан

Тикшеренүдә катнашкан 50 пациентның берсен генә үпкәне ясалма җилләтү – ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.

Галимнәр коронавирус инфекциясен дәвалауның яңа алымын ачыклаган. Шуның ярдәмендә авыру көчәйгән вакытта пациентны күпчелек очракта үпкәне ясалма җилләтү — ИВЛ-аппаратына тоташтыруның кирәге булмаячак. Бу хакта «Известия» газетасы Россия иммунологлар фәнни җәмгыяте президенты, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Иммунология һәм физиология институты җитәкчесе Валерий Черешневка сылтама белән хәбәр итә.

Системаның асылы гелий-кислород катнашмасы белән ингаляция үткәрүгә кайтып кала. Аны Комидагы республика хастаханәсендә сынап караганнар инде. Экспериментта коронавирусның авыр формасыннан интегүче 50 пациент катнашкан. Аларның барысы да исән калган. Шул ук вакытта, пациентларның берсен генә үпкәне ясалма җилләтү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.

«Сыктывкар республика хастаханәсендә үткәрелгән тәҗрибә уңай нәтиҗә бирде, хәзер ул производствога кертелә», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, үпкәне ясалма җилләтү — ИВЛ-аппараты — организмга зур йөкләнеш, һәм 90-95 градуска кадәр җылытыла торган гелий-кислород катнашмасы аннан күпкә нәтиҗәлерәк.

Белгеч сүзләренчә, галимнәр мондый ингаляцияләр өчен приборларны камилләштерәчәк, шулай ук сулыш алу һәм үпкәдән сулыш чыгару өчен аерым системалар булдырачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-09-2020/galimn-r-koronavirusny-ivl-apparatynnan-bashka-gyna-d-valau-alymyn-tapkan-5770386

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев