Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимнәр: “приседание” саны кешенең яшәү срогын билгели

Бразилиянең Мактилла университеты тикшеренүчеләре, гомер озынлыгын билгеләүдә “приседание” ярдәм итә дип ышаналар. Алар нәкъ менә шушы төр физик активлыкка нигезләнгән гадәти булмаган тест әзерләгәннәр.

Тикшерү кысаларында галимнәр кешенең авырлыгы белән аның яшен чагыштырганнар. Статистика буенча, дөнья халкының 65 проценты артык авырлык фонында барлыкка килгән авырулардан үлә.

Симерүнең авыр формасыннан җәфа чигүче кешеләр, мондый проблема булмаган кешеләр белән чагыштырганда, уртача алганда, сигез елга кимрәк яши, дип ассызыклана: симерүнең уртача формасы булса – 6 елга, җиңелчәсе икән – 3 елга.

“Приседание”ләрне дөрес үтәгәндә, кеше идәнгә утырырга, аякларын чалыштырырга (скрестить), ә аннары кире кайтырга тиеш. Катнашучылар күнегүне мөмкин кадәр күп тапкыр өзлексез ясадылар. Әгәр бер килүдә кеше 7 тапкыр утыра ала икән, димәк, ул нык сәламәтлегенә ия һәм озак яшәү өмете бар. Нәтиҗәсе мондыйдан ким булганда, бу начар физик форманы яки организм эшендә проблемалар булуны раслый.

Автор: Алина ЯНЧУР

Фоточыганак: https://pixabay

Чыганак:https://yandex.ru/turbo?text=https%3A%2F%2Fwww.sb.by%2Farticles%2Fuchenye-kolichestvo-prisedaniy-opredelyaet-srok-zhizni-cheloveka.html&promo=navbar&utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&win=352

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев