Әтнә таңы

Галимнәр йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән чили борычы арасында элемтә тапкан

Кызыл борычны еш ашаган кешеләр инфаркттан һәм инсульттан сирәгрәк үлә икән. Бу Италиянең Journal of the American College of Cardiology басмасында дөнья күргән яңа тикшеренү нәтиҗәсе.

Галимнәр сигез ел дәвамында якынча 23000 кешене күзәткәннәр. Аларның яшәү рәвешен, азык-төлек куллану гадәтләрен һәм сәламәтлек торышын чагыштырганнар. Атнага 4 тапкыр кызыл борыч ашаган кешеләрнең инфаркттан үлү куркынычы аны ашамаган кешеләр белән чагыштырганда 40% ка кимрәк булып чыккан. Инсульттан үлүчеләр дә бу төркемдә 2 тапкыр сирәгрәк булган

Галимнәр игътибар иткәнчә, борычның саклау гамәле нинди дә булса диетага бәйле булмаган. Ягъни, берәүләр Урта диңгез диетасын саклаган, ә икенчеләрнең рационы башкача булган, тик ачы борыч куллану үлем куркынычы кимүгә бәйле булып чыккан.

Хәзер, Кытайда һәм АКШта күргәнчә, без составында капсаицин булган төрле үсемлекләрнең, дөньяның төрле өлешләрендә төрле рәвештә кулланылса да, безнең сәламәтлекне яклый алуын беләбез, - диде Лича Лаковиелло (Licia Iacoviello), Инсбург университеты профессоры, тикшеренү автордашы.

Алга таба галимнәр биохимик механизмнарны тикшерергә ниятлиләр, чөнки нәкъ менә алар ярдәмендә кызыл ачы борыч организм өчен файдалы дип санала.

CNNга биргән аңлатмасында Астон медицина мәктәбеннән килгән диетолог Дуэйн Меллор (Duane Mellor): “Бу кызыклы тикшеренү, әмма кызыл борычның сәламәтлек өчен файдалы булу элемтәсен күрсәтми. Мәсәлән, бу бит азык-төлекне әзерләү ысулына да бәйле була ала”, - дип саный.

Чыганак: https://medportal.ru/mednovosti/news/2019/12/17/760chili/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&dbr=1

Фоточыганак:http://pixabay.com

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: