Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гамил Әсхәдулла: "Фильмга тотылган миллионны кайтарып ала алсам, яңа кино төшерәм"

Казан кинофестивале программасына быел "Мунча ташы" театр студиясе дә керде.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Мунча ташы" театр студиясе татар тамашачысын комедия жанрындагы фильмнар белән тәэмин итү эшен үз өстенә алмакчы.

Студиянең гастрольләр вакытында төшерелгән "Котырган меңлек" исемле фильмы бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында конкурстан тыш "Казан премьералары" исеме астында күрсәтелде. Тамашачыга аны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.



Фильм комедия жанрында һәм анда "Мунча ташы" артистлары төшкән. Фильмны студиянең рекламасыннан үсеп чыккан мөстәкыйль эш дип карарга мөмкин. Авторлар аны кеше нәфесе проблемаларын күтәргән фильм итеп тәкъдим иттеләр.



Сюжет буенча, "Мунча ташы" студиясе артистлары гастрольләргә чыгып китәләр. Төркем җитәкчесе Гали Вәлиевич иң тәртипле артистка 1000 сум акча вәгъдә итә. Әлеге меңлек өчен көрәштә кешенең бөтен начар сыйфатлары ачылып, күпертелеп күрсәтелә дә инде. Тамашачы биредә таныш совет фильмнарын хәтерләткән мизгелләрне исенә төшерә ала.

"Мунча ташы" театр студиясе җитәкчесе Гамил Әсхәдулла "Татар-информ" хәбәрчесенә мондый хәлләрнең эстрада төркемнәрендә булу мөмкинлеген әйтте. "Күп эстрада коллективларында талашып-чәкәләшеп бетәләр. Без шундыйларга оят булсын дип, уйлаштык та шушы фильмны төшердек. Ә ставканы махсус 1 мең сум диеп куйдык. "1 тиенгә каткан кеше" диләр бит. Без шундыйларны күрсәттек".



Гамил Әсхәдулла фильм бюджеты 1 миллион сумнан артыграк булуын әйтте. Фильм 14 сентябрьдән башлап "Мир" кинотеатрына прокатка чыга. Алга таба да "Татаркино" ярдәмендә Татарстан күләмендә прокат оештырылачак. "Билет бәясе нибары 150 сум. Тамашачы билет алып кино карарга өйрәнсен иде. Фильм төшергән акчам кире кайтса, яңасын төшерә башлыйм", дип вәгъдә итә Гамил Әсхәдулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев