Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ГАРИПЛӘНДЕК. ВАКЛАНДЫК...

Мең кат хаклы булган Туфан ага, кешенең рухы бер гарипләнсә, аны төзәтүләре ай-һай кыен икән. Күңгәр сусаклагычының әйләнә-тирәсен карап йөргәндә башкача нәтиҗә ясап та булмый. Мондагы шакшылыкны сурәтләп кенә бетерә торган түгел: ике метр саен учак урыны, һәркайсы янәшәсендә - аракы, унлап сыра шешәләре, тәмәке каплары, бер кат кулланыла торган...

Мең кат хаклы булган Туфан ага, кешенең рухы бер гарипләнсә, аны төзәтүләре ай-һай кыен икән. Күңгәр сусаклагычының әйләнә-тирәсен карап йөргәндә башкача нәтиҗә ясап та булмый.

Мондагы шакшылыкны сурәтләп кенә бетерә торган түгел: ике метр саен учак урыны, һәркайсы янәшәсендә - аракы, унлап сыра шешәләре, тәмәке каплары, бер кат кулланыла торган аш-су савытлары, кашыктыр, чәнечкедер, хәтта ашалып бетмәгән кабымлыкларга, капчыклы утыннарга, нарат агачының ботагына элеп киткән сулы 5 литрлы шешәләргә... аунап яткан ирләр трусиклары, носкиларга кадәр бар. Әле бу сусаклагычның басу ягыннан килгән өлешендә, буеннан-буена шулай. 12 гектар мәйдан биләгән, җәйрәп яткан сулыкның барлык җире шундый булса нихәл итәрсең. Газетага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтовның күңел халәтен яхшы аңлыйм мин, әле үзем барып чистарту эшендә катнашмасам да, җанның әрнүенә, ачуга түзә торган түгел. Ә язын шушы гүзәл урынны чистартып, трактор, юл оешмасыннан килгән техникаларда олавы-олавы белән чүп түккән, җыештырган мәктәп укучыларының күзенә ничек карарга, кабат ничек алардан ярдәм сорарга кирәк. Алар пычраткан җир түгел бит бу! Әсгать абый да чыдый алмый килгән әнә. "Безнең авыл җирлегендә булгач, безнең эш диләрдер инде. Сеңелем, монда бөтен район килә, тик артларыннан чистартып китә белмиләр. Ә безнең, чүпләнгәнен күреп, җан әрни. Чистартып та карыйбыз, тик күреп торасың, бер-ике кеше генә тәртип урнаштыра алмый. Җыештырып китәбез, икенче көнгә тагын шул хәл", - ә ояты безгә. "Су да коенып булмый хәзер Күңгәрдә, аякка пыяла керә, киселә. Шешәне ватып ыргыталар, вәхшиләрмени, тәмам бәйдән ычкынды халык", - дип нәтиҗә ясый икенчесе. "Монда килеп күңел ачып китүчеләр бу җирне балалар җыештырганын белә микән, - ди Күңгәр мәктәбе директоры Наил абый Габидуллин да. - Ел да бер сыйныфны беркетәбез. Ел саен җыештырабыз. Балалар чыгара торган җир түгел, җыештырмый да булмый. Рәхмәт, әти-әниләр дөрес аңлый..."

Үз балагызны менә шушы шакшыны җыештырырга чыгарыр идегезме? Тәрбияви ягы да бар бит әле, нинди үрнәк күрсәтәбез балаларга?! "Ял итәргә килмәгез, димибез. Ник үз артларыннан чүп-чарны җыештырмыйлар икән. Хатын-кызлар да килә бит инде ул ирләр белән", - дип аңлый алмый тилмерә Илнар. Пешкән җиләк белән тозлы кыярны бер савытка салып булмаса да, 5-6 шешә аракы бушаганны гүзәл затлар да карап кына утырмыйлардыр... Мондагы чүпләргә, калган киемнәргә карап, башкача нәтиҗә ясап булмый. Тик ничек кайталар? Машина йөртергә бер аегы кала дисәң, бу чүп-чарны аек килеш ничек калдырып китмәк кирәк?! Табигать рәнҗешеннән дә курыкмыйбыз. Элек әбиләр, "Суга чүп салма, су тотар", "Табигатьне пычратма, кулың корыр", дип бик еш әйтәләр иде. Менә шушы тәрбия җитмиме, буыннар бәйләнеше югалдымы әллә? Җаныбызның ваклыгын ничек итеп заманага сылтамак кирәк. "Мин" янында "син", бүгеннән соң иртәгә барын ник онытабыз. Тагын киләсегез килер бит...

Экология елы бара. Тик торганда гына игълан ителмәгән ул, димәк табигатьне саклау зарурлыгы килеп баскан. Ә райондашларга, табигатьне менә шулай мәсхәрәләүчеләргә моны ничек аңлатасы? Айныгансыздыр инде, карагыз әле үзегез ял иткән, күңел ачкан җирләрне. Таныйсызмы чүпләрегезне? Ни йөз белән калдырдыгыз, җаныгыз мамыкка төргәнме әллә сезнең? Бу кадәр мәнсез, мәгънәсез булырга ярамый бит.

Нәрсә эшләп була?! Билгеле, башта җыештыру кирәк. Аннан соң тәртип урнаштыру зарур. Полиция, участок инспекторлары мондый ял итү урыннарын үз карамакларына алып, көндезләрен, кичләрен бу тирәләрдән әйләнүне га­дәткә кертмәсәләр, тәртип урнаштырып булмый. Бер инспектор, бер авыл җирлеге башлыгы гына монда берниш­ли алмый. Ә патруль машинасына эш җитәчәк. Яхшылыкның кадерен белмибез икән, кылганны иң өсте белән күтәрү кирәк. Чараны башта үзебез күрик, читтәгеләр килсә, җавап биреп тә бетерә алмабыз. Мондый сусаклагычлар районда тагын бар... Ә Күңгәрдәгесенең яшәеше, чисталыгы өчен бер Илнар гына борчылырга тиеш түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев