Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетаны бергәләп укыйк!

2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газетага язылу дәвам итә. Соңга кала күрмәгез!

Чөнки вакыт бик аз калып бара, ә газетага язылучылар саны сезне дә, безне дә канәгатьләндерә торган түгел, бары - 1819! Бу бик аз, әле ярый соңгы күрсәткеч түгел, ышанабыз, әле язылып бетмәүчеләр дә бардыр, язылучылар да булыр. Тик... күңел тыныч түгел, нәрсә дип языйк, нинди сүзләр табыйк дип утырган мәлебез, ничек итеп күңел түрегезгә үтәсе, район газетасының безгә генә түгел, сезгә дә кирәген башкача итеп ничек аңлатасы?! Кем белән генә очрашсак та үз итеп сөйләшәсез, "...язылабыз", дисез, һаман да шул "тик"кә терәләбез. Үзебезчә бик сезнең мәнфәгатьләрне кайгыртып эшләгән кебек булабыз, кыен да алабыз, үзегез дә тотып сүгәсез, анысын да тыңлыйбыз; соң чиктә, газетага язылмасагыз, кем­не ачуланырсыз, ихтыяҗыгыз төшсә кая барырсыз?! Монысы үз итеп кенә.

Җитди итеп сөйләшүгә күчсәк, бүгенге укучыларыбызның әле күбесе газетага язылып өлгермәгән булып чыкты, әйе, сәбәпләрен дә беләбез кебек, "Пенсия алганда язылырбыз", диючеләр күп, почтальоннар да "Елдагы подписка булыр", дип ышандыралар, бик ышанасыбыз килә. Чөнки газетага үзгәрешләр ке­рергә торганда сезне югалтасыбыз килми. Сезнең үтенечләрне истә тотып, соңгы вакыттта сез язган хатларга зур урын бирә башладык, Алла боерган булса, яңа елдан җомга санының өченче битендә чыгып килгән телевидение программасы уртадагы өстәмә биткә - "Атна вакыйгалары"на күчәргә тора, димәк тагын бер бит безнең белән сезнең карамакка күчә, дигән сүз бу! Ә тематикага килсәк, төрле өлкәне колачларга җые­набыз, үзегез әйткәнчә, нигезе үзгәрмәс, анысы. Сенсация ясап, җыен юк-барны язарга да алынмабыз. Сезнең игътибарга тик­шерелгән, үзебезнең районга яраклашкан, үзебезнең җитәкчеләр белән сөйләшенгән язмалар тәкъдим ителер. Киләсе ярты еллыкта да сезнең хатларыгызга урын бирербез, замана ихтыяҗы акча эшләү булганлыктан, газетага язылмаган кешеләрнең хатларын күпмедер дәрәҗәдә түләүле итәргә дигән уй да юк түгел, башка районнарда ул күптән шулай. Газетага язылучылар бу очракта да отачак, сезгә кирәк булган ярдәмне дә "Газетага язылганлыкка квитанциягез бармы?" дип сорап башларга мәҗбүр булачакбыз. Котлауларның газетага язылучыларга күпкә арзан икәнен сез инде үзегез дә беләсез. Күп фикерлә, аз сөйлә, диләр. Тагын шунысын искәртеп үтәсе килә, 2012 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу 28 декабрьдә төгәлләнә.

Аерылмыйк, бергә калыйк. Борчыган мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев