Гашыйк бул да миңа, Әтнә кызына, тилмер әле...
Гашыйк булдым. Сиңа. Февраль шаһит. Ничәнче кат акыл җиңелде. Җанны кисәтүдән ни мәгънә соң, Җыеп йөр дип, итәк-җиңеңне?! Күз ачкысыз буран иде юкса, Мәхәббәтне кайчан, кем көткән? Күңелемдә калган эзләреңне Көртләр күмгән иде бик күптән. Гашыйк булдым. Сиңа. Мең мәртәбә. Мең тапкырлар сыздым йөрәктән. Хәтер җуйган минут, сәгатьләрне Үткәрәсе иде...
Гашыйк булдым. Сиңа. Февраль шаһит.
Ничәнче кат акыл җиңелде.
Җанны кисәтүдән ни мәгънә соң,
Җыеп йөр дип, итәк-җиңеңне?!
Күз ачкысыз буран иде юкса,
Мәхәббәтне кайчан, кем көткән?
Күңелемдә калган эзләреңне
Көртләр күмгән иде бик күптән.
Гашыйк булдым. Сиңа. Мең мәртәбә.
Мең тапкырлар сыздым йөрәктән.
Хәтер җуйган минут, сәгатьләрне
Үткәрәсе иде иләктән.
Сиздермәсен җилләр хисләремне
Өермәләп карлар очканда.
Гашыйк бул да миңа, тилмер әле,
Ялгызлыгың килеп кочканда.
10.02.16.
Гөлүсә Батталова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев