“Гашыйк кеше гади кеше түгел”
Ибраһим Гази язганча, аның күзләре йә бернәрсә дә күрми, йә гади күзләр гомер дә күрә алмаганны күрә... Гашыйклар көне - мәхәббәткә табынучылар бәйрәме.
Мөселман бәйрәме түгел, диючеләр дә бар. Тик... бәйрәм итәбез, яшьләребез көтеп ала, хәер үзебез дә битараф түгел. Нишлисең, күңел гел җылыга тартыла, ә яратып, яратылып та яшәсәң, бу көн хисләреңне белдерү өчен бер сәбәп кенә. Райондашлар бу көн хакында ни уйлый соң, бәйрәм итәләрме?
Миңлегөл Фазлыева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары:
- Мөнәсәбәтем уңай, ярату бар. Һәркемдә бу олы хис яши, шулай булгач аның көне дә булырга тиештер. Күбрәк яшьләр көтеп ала бу көнне, алар бәйрәм итә. Олылар арасында да бәйрәм итүчеләр бар. Билгеләп үткән кеше билгеләсен, бер начарлыгын да күрмим. Көн белән генә түгел, һәркем бэхетле булсын, яратып яшәсен.
Гөлшат Галиәхмәтова, Түбән Көек урта мәктәбе укытучысы:
- Мөнәсәбәтем уңай, тик ул кадәр зур бәйрәм дип санамыйм. Бу бәйрәмне элек мәктәптә зурлап билгеләп үтә идек, һәр сыйныф үзенчә әзерләнә иде. Соңгы еллларда билгеләп үтүне киметә барабыз. Балалар үзара "Валентинка"лар гына бирешәләр. Шәхси тормышта да мөнәсәбәтебез начар түгел, бүләкләр үк алмасак та, торт алып кайтып чәй эчкәләгән бар...
Рания Галимҗанова, китапханәләр системасы җитәкчесе:
- Мөнәсәбәтем яхшы. Зур бәйрәмнәр рәтенә кертмим. Гашыйклар өчен мәхәббәт аңлату мөмкинлеге дип тә карап буладыр, тик яратуыңны башка көннәрдә дә белдерергә була. Китапханәдә зурлап билгеләмибез, ә авыл китапханәләрендә бу көнне билгеләп, төрле кичәләр уздыралар. Өйдә дә артык зурдан кубып бәйрәм иткән юк. Бәйрәм итүчеләрне дә юңлыйм. Һәркемнең үз иреге.
- Ярату бар ул....
- Мәхәббәт нәрсә соң ул, ияләшү генә бардыр ул. Мин андый юк-барларга ышанмыйм.
- Зурлап бәйрәм итәбез, ничек инде, бер-береңне өзелеп сөй дә бу көнне билгеләмә, мин андыйларны аңламыйм....
- Мөселман бәйрәме түгел ул...
Менә шундыйрак җаваплар. Асылында - мәхәббәт. Һади Такташча әйтсәк, һәрбер йөрәк аны үзенчә яңарта. Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, мәхәббәтне гаеп итмиләр - монысы Нури Арсланов сүзләре. Моннан да артык итеп әйтеп буламыни. Тик бер нәрсәне инкарь итеп булмый, мәхәббәт кешене матур итә. Матур булып, яратып, яратылып яшик. Гашыйклар көне белән Сезне!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.17600
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.5300
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13100
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55900
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика