Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаязның үстергән тюльпаны җитмәгән дә...

8 март бәйрәме алдыннан күпләп тюльпаннар алучылар аның каян килүе белән кызыксындымы икән? Без шушы гүзәл чәчәкләрне үстерүчеләрнең берсе - Әйшияз авылы эшмәкәре Гаяз Нуриев белән элемтәгә кереп, күпме лаләләр үстерүе белән кызыксындык. - Бәйрәмгә 20 000 тюльпан үстердек...- диде Гаяз. - Сатылып беттеме барысы да? -Җитмәде дә әле, тагын...

8 март бәйрәме алдыннан күпләп тюльпаннар алучылар аның каян килүе белән кызыксындымы икән?

Без шушы гүзәл чәчәкләрне үстерүчеләрнең берсе - Әйшияз авылы эшмәкәре Гаяз Нуриев белән элемтәгә кереп, күпме лаләләр үстерүе белән кызыксындык.

- Бәйрәмгә 20 000 тюльпан үстердек...- диде Гаяз.

- Сатылып беттеме барысы да?

-Җитмәде дә әле, тагын да сата ала идек...

- Тюльпанны 8 мартка өлгерерлек итеп кайчан утыртасыз?

- Гыйнвар аенда суганнарны утыртабыз. Шуннан карап, тәрбияләү башлана инде.

- Суганчаларны кайдан аласыз, ничек саклыйсыз?

- Аларын Голландиядән кайтартабыз, махсус урыннарда саклана, анысы өчен акча түлибез. Аның кадәр күп суганны өйдә генә саклап булмый билгеле...

- Тюльпаннардан бушаган урынга нәрсә утырттыгыз?

- Петунияләр. Алары да сату өчен. Помидор орлыгын рассадага әле чәчәбез генә...

- Ә сез үстергән кыяр сатуга чыкты да инде? Сездә ничә теплица бар? Һәм анда кемнәр хезмәт куя?

Кыярны февраль азагында сатуга чыгардык. Теплица икәү, газ кертелгән, тиешле яктылык белән тәэмин ителгән. Өйдә кем бар, барыбыз да шунда инде.

- Тәүлеккә ничә сәгать йоклыйсыз?

- Кыш көннәрендә йокламаган чаклар да була. Суыкларда саклап чыгабыз, әрәм итәсе килми. Ә болай йокламыйча эшләмибез инде, төрле чак була.

Тир таммый гына уңыш булмаганы билгеле...

- Уңышларыгыз дәвамлы булсын. Рәхмәт.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев