Әтнә таңы

Гайсә Коткаручы туган көн

Раштуа Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, чын динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә...

Раштуа Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән Гайсә Коткаручы туган көн.

Реклама

Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, чын динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар. Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: