Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета халыкка якын...

Хөрмәтле "Әтнә таңы" хезмәткәрләре! Шушы искиткеч матур һәм бай эчтәлекле матбугат "агачын" үстереп, безгә шуның җимешләрен өләшүче ару-талуны белмәс илаһи затлар! Сезне газетаның туган көне белән тәбрик итәсем килә. "Әтнә таңы" бихисап кызыклы рубрикалары белән үзенчәлекле. Халыкка якын, аның яшәешен, шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен түкми-чәчмичә җиткерә белә. Минем үземә мәгариф, мәдәният, театр,...

Хөрмәтле "Әтнә таңы" хезмәткәрләре!

Шушы искиткеч матур һәм бай эчтәлекле матбугат "агачын" үстереп, безгә шуның җимешләрен өләшүче ару-талуны белмәс илаһи затлар! Сезне газетаның туган көне белән тәбрик итәсем килә. "Әтнә таңы" бихисап кызыклы рубрикалары белән үзенчәлекле. Халыкка якын, аның яшәешен, шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен түкми-чәчмичә җиткерә белә. Минем үземә мәгариф, мәдәният, театр, әдәбият турында язылган язмалары кызыклы. Газетаның үзен алдыру мөмкинлеге булмаса да, интернетны ачу белән һәрвакыт иң әүвәл, гәрчә, үзем Барда ягында яшәсәм дә, Әтнә хәбәрләре белән танышмыйча түзә алмыйм. Гомумән, язмаларның теле йөгерек, (Әтнә халкыннан көнләшеп тә куям, бездә андый укылышлы газета булсамы) укыйсы гел килеп тора.... Алга таба да халыкка шулай хезмәт итегез, татар телен, туган-ана телен югалтуга киртә булып торыгыз, теле булган халык яшәр, бигрәк тә шундый тырыш газетабыз яшәсә,уңышлар сезгә, дусларым! Тазалык-саулык, күп тираж җыюгызны телим. Район авылларына йөри-йөри арымагыз,талчыкмагыз, яңадан-яңа язмалар белән безне сөендереп торыгыз. Сезне яратып укып ятучы Пермь крае, Барда районында эшләп, гомер итүче сезнең укучыгыз

Ибраһим УРАЗОВ

.
Равил Җәләев бик дөрес язган, 1000 сум булса да алабыз, сез бик кадерле безгә, сезнең белән яшибез, бергә сөенәбез, эшләп кенә торыгыз. Район газетасын бала чактан укыдым, хәзер дә аерылырга уйламыйм.

Мөршидә ВаҺАПОВА,

Ябынчы авылы

Казаннан кайтканыма 13 ел, куркып кына Сезнең янга кергәнем хәтердә. Мин сезгә беркем түгел идем, ә сез мине күтәреп алдыгыз, күтәреп иҗат дөньясына алып кердегез, күтәреп йөртәсез, сез- иң ышанычлы дусларым! Атнага ике килгән газетаны көтеп алам, бик сагынсам яныгызга китәм, сез һаман елмаясыз, елмаеп гомер итегез...

Назгөл САДРИЕВА,

Бәрәскә авылы

Сез барлыкны белеп тору - иң зур куанычыбыз. Кирәк икәнебезне искәртеп торасыз, ярдәм итәсез... менә шулай бергә эшләгәнгә якын газетабыз! Менә шулай яшәү кирәк, һәрчак бербөтен булып калыйк! Ә моның өчен Сезнең газетабызга язылуыгыз кирәк. Почта бүлекчәләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итегез!
Без һәр укучыбызны тыңлыйбыз, сезнең һәрберегез безгә бик кадерле! Алдагы бәйрәмнәребезне дә бергәләп каршыларга язсын, АллаһыТәгалә һәркайсыбызны ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын, еллар имин булсын!

Редакция коллективы

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

"Әтнә таңы" газетасына язылу дәвам итә

Почта бүлекчәләрендә дә, почтальоннар да яза. Бәясен инде беләсез, халык өчен - 444 сум, оешмалар өчен 456 сум. Индекслары - 16055, Г6055;

Аралашабыз, төрле фикерләрегезне ишетәбез. Шуларның берсе: "Интернетта газетагызның сайты бар, мәгълүматларны газета килгәнче белеп торабыз", - дисез. Әйе, сайт та, ачык төркемдө дө дөнья күрә язмалар... барысын да хак әйтәсез.

Шуңа күрә искәртеп үтүне кирәк саныйбыз, киләчәктә эшләү алымнарыбызны үзгәртергә уйлап торабыз. Сайтка да, ачык тэркемгә дә хәбәрләр генә куячакбыз, ә аналитик материаллар, тәнкыйть мәкаләләре, әхлак, сез сораган сораулар буенча язмалар газета битләрендә генә урын алачаклар. Мәктәп укучыларының иҗатын да газетада гына яктыртачакбыз. Шулай итеп сайт, ачык төркем, газета өчесе бергә бер "Әтнә таңы"н тәшкил итәчәк. Шулай булгач, газетаның үзе кызыклырак булыр, дип фикер йөртәбез. Тәкъдимнәрегезне дә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев