Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета укучыбызның китабы чыкты

Газетабызны озак еллар алдырып укып баручы, "Башваткыч"тан машина отып кайтучы, Яңа Кишет авылы китапханәчесе Надия Йосыпованың шушы көннәрдә "Хисләремнән сәйлән тезәм..." дип исемләнгән шигырьләр китабы дөнья күрде. Без аны ихлас котлыйбыз, дәвамлы булсын! Җаным сыза Исеңдәме? Бәлки юктыр. Уртак иде, якты иде Серле йөрәк, безнең хисләр. Тик нигәдер бергә түгел,...

Газетабызны озак еллар алдырып укып баручы, "Башваткыч"тан машина отып кайтучы, Яңа Кишет авылы китапханәчесе Надия Йосыпованың шушы көннәрдә "Хисләремнән сәйлән тезәм..." дип исемләнгән шигырьләр китабы дөнья күрде. Без аны ихлас котлыйбыз, дәвамлы булсын!

Җаным сыза

Исеңдәме? Бәлки юктыр.

Уртак иде, якты иде

Серле йөрәк, безнең хисләр.

Тик нигәдер бергә түгел,

Аерым-аерым, ялгыз үтте

Айлы кичләр.

Мин бит, исәр, сөюләрдән

Исергән бер гашыйк идем.

Мәхәббәтем диеп сине

Буй җитмәслек

Илаһи зат итеп күрдем.

Синең җаның бәлки моны

Сизмәгәндер, тоймагандыр.

Тик, шулай да, йөрәккәең

Сызлагандыр, нечкә күңелең

Мине уйлап туймагандыр.

Әллә ниләр булды безгә

Тыныч кичтә.

Аерды да ачы язмыш,

Куйды биек койма корып,

Бер-беребезне яратуны,

Югалтуны сизә торып.

Җилфер-җилфер җилләр исә

талгын гына,

Әрнү йөрәк талпына да

кабат тына.

Җавап көтә ерактагы

якыныннан,

Һич ышанмый очрашулар булмасына.

Миннән ерак булсаң да син,

Оныталмыйм, җаным сыза.

Кайтавазың ишетелә, күңел тула.

Дәшәсең күк үз яныңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев