Әтнә таңы

Газинур Морат: “Әтнә – гүзәл оазис”

“Театр кием элгеченнән башлана”, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Күәм мәдәният йортында татар шагыйрьләре белән очрашу, аларның фойе залында оештырылган китап күргәзмәсе белән танышудан старт алды.

Реклама

Теләүчеләр бу китапларны сатып та алдылар. Шөкер, Әтнәбездә татар поэзиясе, татар китабы белән кызыксынучылар күп – караучылар гына түгел, алучылар да булды. Һәрхәлдә үзем Газинур Моратның “Кош хокукы”н үз иттем.
Очрашуны да журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясе, Муса Җәлил пре­миясе, Татарстан Язу­чылар берлегенең Гаяз Ис­хакый исемендәге әдә­би бүләге лауреаты Га­зинур Морат алып барды. Бу чараны Татарстан ки­тап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан республиканың кайбер га­зета-журналлары оештырган. Газинур Морат китап нәшрияты, татар китабы турында сөйләде, аеруча аның Әтнә хакында әйткән сүзләре йөрәккә сары май булып ятты.
– Сезнең район нефть яки алтын-көмеш чыгар­мыйча да татарның гү­зәл бер оазисы булып, башкаларга үрнәк хәлдә яшәп ята. Татар әдәбиятына керткән өлешегезнең зур булуына куанам, – диде ул.
Июль аенда Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел булган. Әлбәттә, 1000 еллык әдәбият тарихыбыз белән чагыштырсак, бу бик аз вакыт. Шул ук вакытта нәшриятыбыз оешу аерым шәхесләргә дә бәйле. Әйтик, үзәк хакимияткә татар әдәбиятының аяныч хәле турында Галимҗан Ибраһимов белдерә һәм шул нигездә Казанда китап нәшрияты оештыралар. Горурланырга хакыбыз бар – Бөек Ватан сугышы чорында да аның эшчәнлеге туктамый. Әйтик, 1941 елда Татарстанда 655 китап дөнья күрә, 1942 елны – 285 китап, хәтта 1945 елны 335 китап чыгарыла. Кыскасы, нәшрият узган 100 елда 35500 исемдә китап бастыра. Бу безнең халыкның гаять дәрәҗәдә укымышлы булуын күрсәтә. Казах, башкорт, чуаш һәм башка күрше-тирә халыклар да беренче китапларын Казанда бастыралар. Шунысы кызык, шагыйрь сүзләренә караганда, Россиядә бары 4 китап нәшрияты гына дәүләт химаясенә таянып эшли. Шуларның берсе – татарныкы! Шуңа күрә бүген дә Кол Гали иҗаты белән бергә, якташыбыз, яшь шагыйрә Гөлүсә Батталова шигырьләрен дә укып куана алабыз. Газинур Морат та микрофон янына булдыклы, талантлы шагыйрәне чакырды.
Дөрестән дә безгә читтән килүчеләр: “Чын татар мохитенә килеп эләктек”, диләр. Бәхәссез, безнең якта элек-электән мәгърифәтле халык яши, – дип башлады ул сүзен.
Тулы зал аеруча аның “Исәнме мин?” шигырен үз итте, алкышлап каршы алды. Газинур Морат та үзенең берничә шигыре белән таныштырды.
Ә оештыручыларга кил­сәк, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы урынбасарлары Габделбәр Ризванов белән Зөлфия Хәлиулова, “Мәгариф” журналының бүлек мөдире Таһир Сабирҗанов, “Гаилә һәм мәктәп”нең редактор урынбасары Ирек Нигъмәти үз матбугатлары, алардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар. Бәхәссез факт, “Әтнә та­ңы” да уңай үзгәрешләре, алгарышы белән уртаклаша ала. Сүз уңаеннан, биредә матбугатка альтернатив язылуның өстенлеге турында да сөйләделәр. Бу яктан газетабыз республикада алдынгылардан санала. Шулай булмый ни, үзебез язабыз, үзебез үк кеше саен өләшеп тә йөрибез...
Ә очрашуга әйләнеп кайтсак, аның тәрбияви асылы, татар китабына, шигырьгә мәхәббәт арттыруда роле зур булды. Шагыйрьләр чыгышыннан соң яңгыраган көчле алкышлар шуны раслый.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: