Әтнә таңы

Газизләрнең назын кем алыштырыр

Әни! – диеп язып куйдым да...

Туктап калды минем каләмем.

Хат язарга бик-бик теләсәм дә,

Бармас инде сиңа сәламем.

Исләремдә,әни, балачакта

Башларымнан сыйпап куйганың.

Шундый җылы, шундый йомшак иде

Сөялләнеп беткән кулларың.

Тиешенчә какдерләрен генә
Белмәгәнбез икән назыңның.

Сиңа атап язган бу юлларым

Дога булып барсын кызыңнан.

Барысы да әниләрен котлый,

Мин дә котлар идем – әни юк.

Би5к сагынам, бик юксынам, әни,

Сиңа барыр гына юллар юк.

Яратыгыз газиз әниләрне,

Чирлеме ул, гарип-гораба.

Әниләрчә беркем назлый алмый,

Яраталмый безне ләбаса.

Динара Хөснетдинова,

 Әтнә – Яр Чаллы

фото Динара Хөснетдинова архивыннан

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: